Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Зур үзгәрешләр заманы

Бүген без бик катлаулы, ыгы-зыгылы, ашыгыч бер чорда яшибез. Әйе, без - зур үзгәрешләр заманы яшьләре.

Соңгы елларда җәмгыятебездә наркомания, эчкечелек дигән чирләр киң җәелеп китте. Шул сәбәпле, күпме яшь кешенең гомере өзелә. Районыбыз мәктәпләрендә балаларга наркотикларга карата тискәре караш формалаштыру, аларга кирәкле белем һәм күнекмәләрне бирү, шушы афәттән мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне яклау өчен бик күп чаралар уздырылды.

Кенә мәктәбендә прокуратура вәкиле, полиция хезмәткәрләренең балалар һәм әти-әниләр белән түгәрәк өстәл янында сөйләшүләре, авылыбыз фельдшеры Рания апаның кыенлыклар алдында калганда дөрес карар кабул итә белергә өйрәтүе, «Зорка Венера» кинофильмын карау һәм прокуратура тарафыннан уздырылган инша бәйгесендә катнашу начар гадәтләрдән кисәтү максатыннан уздырылды.

Мәктәбебезнең «Мөстәкыйль балалар» төркеме дә бу айлыктан читтә калмады. «Әзер бул! Юк дип әйт!», «Елмаюың белән уртаклаш», «Сәламәт йөгерү» акцияләрен уздырып, күпме авыл халкына, яшьләргә сәламәт тормыш алып баруны пропагандаладылар, буклетлар таратып, имзалар җыйдылар. Хәзерге көндә «Мин начар гадәтләргә карата спортны сайлыйм»
Рәсәйкүләм акциясенең республика этабы старт алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250