Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«100 яшькә кадәр яшәгез», дип теләделәр (фото)

Кече Лыза авылында гомер итүче Кушаева Екатерина Степановна үзенең 95 яшьлек юбилеен якыннары, балалары янында каршылады.

  Ушма авылы кызы Арча медицина училиесын тәмамлагач, туган районына эшкә кайта. Иң элек Сосна авылы медпунктында, соңрак Кече Лыза авылында халыкка медицина ярдәме күрсәтә. Лаеклы ялга чыкканчы, 22 ел дәвамында Балтач үзәк хастаханәсенең поликлиника бүлегендә эшли.  Ул күп төрле Мактау хатлары белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исеменә лаек була. Күзләрем дә күрә, колагымда ишетә, тормыштан зарланмыйм, ди ул. Бер дистә оныклары, ике дистәдән артык оныкчыклар олы әбиләрен яраталар, алар бар да килсә, ике катлы йортның һәр почмагында бала була, дип шатлана Екатерина Степановна.
    Бөек Ватан сугышы ветеранының тормыш иптәшен, хезмәт ветераны Екатерина Кушаеваны Балтач район Советы җитәкчесенең урынбасары Наил Сабирҗанов котлады, истәлек бүләкләре тапшырып, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Шулай ук ветеранны үзәк хастаханә һәм авыл җирлеге җитәкчелеге котлап, бүләкләр тапшырдылар, әле 100 яшькә кадәр яшәгез, сәламәт булыгыз, дип теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев