Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

24 яшендә Чутай авылыннан Комзаводка килен булып төшкән Мәүдүдә апага 90 яшь тулды.

Сез – Исламовлар династиясенең күз нуры, йөзек кашы.

Комзавод авылында гомер кичерүче Мәүдүдә Гарифулла кызы Исламовага бүген 90 яшь. Шул хөрмәткә төп йортка әбинең биш баласы – дүрт улы һәм бер кызы, аларның гаиләләре җыелып, туганнарын дәшеп,  корьән ашы уздырдылар, “Кадерле әниебезгә” дип  чәчкә бәйләмнәре бүләк иттеләр. Мәүдүдә әбине котларга район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина, авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов, “Кызыл юл” җәмгыятеннән Рәис Сафиуллин да килде. Әби янә изге теләкләргә, чәчәкләргә, бүләкләргә күмелде.

Туган көнегез котлы булсын, Мәүдүдә әби! Тәрбияле балаларыгызның кадер-хөрмәтендә, төп йорттагы рәхимле улыгыз һәм киленегез тәрбиясендә озын гомер насыйп булсын сезгә. Сез – Исламовлар династиясенең күз нуры, йөзек кашы. Кадерледән кадерле булып, сәламәтлек белән исән-имин гомер итегез.

Язманың тул варианты – “Хезмәт” газетасы битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей