Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

3-4 көннән җиӊеп кайтырбыз, дип киткән әти, кайтмады (+фото)

Бүген Балтач бистәсендә гөмер кичерүче, тыл ветераны Гәбдерәкыйп Галимов үзенеӊ 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Бала-чак һәркемнеке дә сагындыра инде, ул вакыттагы хатирәләр юкка чыкмый, ди ветеран. Менә әтинеӊ, «3-4 көннән җиӊеп кайтырбыз, Герман ул бик кечкенә ил, Союз белән чагыштырганда чүп, еламагыз», дип киткәненә дә 78 ел узган. Ә ул вакытны яхшы хәтерлим, Кече Лыза авылыныӊ агач чиркәвенә кадәр атка утырып, солдатка киткән Балтачныӊ 8 ир-атын озата бардык», дип искә ала Гәбдерәкыйп ага. Тормыш иптәше Сара апа белән 5 бала үстерәләр, инде онык-оныкчылар бар. Кызганыч, бергә 61 ел тормыш  иткән иптәше инде мәрхүмә, башка кайгылар да читләтеп узмаган бу гаиләне. Әмма шуӊа да карамастан җор теле, ачык йөзе белән Гәбдерәкыйп ага бүгенгесенә бик шатланып яши. Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм үзе эшләп, лаеклы ялга чыккан «Сорнай» хуҗалыгы җитәкчелеген дә ачык йөз белән каршылап, матур әӊгәмә корды ул. Гөмере буе кулыннан балта төшмәгән ветеранныӊ салган биналары, йортлары көлеп тора, мөгәен, үз эшеннән тәм табып эшләү аӊа бүген яшәргә көч бирәдер.

 

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар