Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

35 ел почта бүлеге мөдире булган ветеран (фото)

Смәел авылында яшәүче Миңсылу Нәби кызы Нәбиевага 13нче гыйнвар көнне 90 яшь тулды.

- Бу тормышларны күрермен дип уйламаган да идем. Безнең башлар нинди авыр елларны кичерде бит. Ул сугыш вакытында Гитлерның Мәскәүгә якынлашкан чорында тәрәзәләргә салам тутырып куеп, куркып яшәдек. Ут яктысы төшмәсен, кеше яши дип белмәсеннәр, дидек. Сугыш - сугыш инде ул, аны сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел... Олы абыем сугышта ятып калды - кайтмады. Бер энем шахтада басылып үлде. Без биш бертуган идек. Дүрт малай арасында бер кыз булдым. Әтиебез - Мөхәммәтнәби колхозда озак еллар хуҗалык эшләре мөдире - завхоз булып эшләде, - дип тормыш юлы белән таныштырудан башлады сүзен юбилярыбыз Миңсылу апа.
Яшьтән колхозга эшкә керә ул. 40 елдан артык хезмәт юлының 35 елында Смәелдә почта бүлекчәсе мөдире вазыйфасын башкара. Үз чорының барлык хәбәрләрен тиешле вакытында җиткерүче, халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы, банклар эшчәнлеге белән тыгыз элемтәдә торучы буларак аның башкарган хезмәте югары бәяләнеп, күп тапкырлар Мактау таныклыкларына, Рәхмәт хатларына лаек була.
Юбилярыбыз бүгенге көндә бердәнбер улы Рәфикъ, килене Роза тәрбиясендә тормыштан канәгать һәм рәхмәтле булып гомер итә. Ике оныгының ирешкән уңышларына, биш оныкчыгының шат авазларына сөенеп яши.
Миңсылу Нәби кызы Нәбиеваны гомер бәйрәме - 90 яшьлек юбилее белән котлап, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, "Татарстан почтасы"ның райондагы оешмасы җитәкчесе Гали Фәйзрахманов, Смәел авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлзидә Зәкиуллина, җаваплылыгы чикләнгән "Смәел" җәмгыяте баш икътисадчысы Розалия Фазылҗанова һәм авылның имамы Шамил хәзрәт Хаҗиев изге теләкләрен җиткерделәр. Рәсәй Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250