Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«41 ел эшләгәнгә яман да әз пенсия алам», ди сугыш чоры баласы

" Эшләдем, эшләдем дә, чиргә сабыштым"

Алан авылында яшәүче Мөнирә апа Хафизова 41 ел Яңгул авылы пунктында санитарка булып эшләгән. Авылны, төп йортны, төп нигезне саклап яшәгән кеше ул. Бүгенге көндә кадерле әби булып гомер кичерә. Юбилярны котларга Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлегеннән Гөлнара Әхмәдиева, район үзәк хастаханәсеннән Рәшит Шәфигуллин, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин килделәр.
Мөнирә әбинең иңнәренә ак шәл кунды, җылы кочагына чәчәк бәйләмнәре иңде, хезмәт сөйгән куллары Рәсәй Президентының һәм дә район башлыгының тәбрикнамәләрен кысып тотты.
– Мин 1932 елда шушы Алан авылында туганмын, – дип тәмләп сөйләп китте әбекәй. – Әтием – Юнысов Хафиз, әнием Шәфигулла кызы Бибикамал. 1941 елның августында әтиебезне сугышка алдылар, аннан әтиемнең абыйсы китте. Менә шуннан башланды инде тормышның агышлары һәм сагышлары, олы бала булгач, бөтен авыр эш миңа йөкләнде. Үземә кирәк дүрт класс белемемне алдым, газеталар укырга ярап тора. Миннән соң өч сеңлем бар – берсе 1934, икенчесе – 1936, өченчесе әти киткәч туды – 1941 елгы. Үземнең көчем җиткән кадәр, әнигә урагын урыштым, Иштуганга барып, вагон төядек, вагоннар буш тормасын дип төнлә уятып алып китәләр иде, агачны бау белән тартып менгерә идек. Лаеш урманы кистем, анда җир казып, агачтан сайгак ярып, сәке ясап, шунда яшәдек. Ындыр да сугып үстем, Аллага шөкер. Зур апалар белән эшләсәм дә, алар мине читләштермәделәр, үзем дә, үзләреннән аермасыннар дип, тырышып эшләдем. Аннан соң фермада сыерлар саудым, кул хезмәте иде, күтәреп ташулар бик авыр булды. Эшләдем, эшләдем дә, чиргә сабыштым. Авырыйм, дип эшләми ята торган заманнар түгел иде. Яңгул сельсәвитләре, парторглары, авырый калсаң, дәваларлар да үзеңне, дип, миңа Яңгул медпунктында эшләп карарга киңәш иттеләр, пунктта пенсиягә чыканчы эшләдем, 41 еллык стажым бар, яман әз пенсия белән чыктым, яман аз пенсия алам. Биредә утын ягып җылытасы иде, иртәнге сәгать 3тә барып ягадыр идем, фельдшер килгәнче исне бетерергә кирәк. Шприцларны кайнатып, чистартып әзерләп куя торган идем (ул чакта бер тапкыр гына куллана торган шприцлар юк иде). Яңгул әптиге бик әйбәт иде, авыллар бүленгән, аена бир-ике мәртәбә шунда барып, сатарга да, кулланырга да дару аласы. Аркага сумка асып, дару ташып эшләдем, кышкы суыкларда да түздем, Яңгулга 12 километр төшеп-мендем. Эшемне бик яраттым, шуңа күрә минем аякларым әле дә йөридер, әле дә Яңгул юлларына чыгып китеп йөрер идем, булмый шул хәзер. Мин кияүгә чыкмадым, шушы йортта тудым, 90 яшемә кадәр шушы йортта яшәдем. Сеңлем Нормага тормышка чыккан иде, 40 яшендә үлде, балалар аталарына сыймады, кайсы студент, кайсы мәктәптә укый, кайсы колхозда эшли иде, карый алмыйм, укыта алмыйм, көчем җитми, диде, кечкенәсен генә алып калды да, өч бала монда килде. Рәшитем олы малай иде, армиягә барды, тракторда-комбайнда эшләде, өйләнде, балалары туды. Шикәр шакмаклары кебек ике кызым-оныгым бар, аларны күргәч, йөрәкләрем рәхәтләнеп китә. Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер!
Гомер ничек тә үтә. Мөнирә апа кебек олы йөрәкле апаларның гомерләре аеруча да гыйбрәтле, туганының балаларын тәрбияләп үстергән өчен аңа хөрмәтнең иң олысы, иң мәртәбәлесе мәслихәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев