Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

6 август көнне кич белән ирем үзен начар хис итә башлады.

6 август көнне кич белән ирем Нәкыйп үзен начар хис итә башлады. Бу юньле хәл түгел дип, тиз генә авыл фельдшеры Рәсимә Фатыйховага дәштем. Килде, карады, телефоннан ашыгыч ярдәм чакыртты.

Район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегендә бик оператив эшли беләләр икән, ышанычлы шофер Ансар Гыйләҗев шәфкать туташлары Гүзәл Закирова белән Айгөл Гайнетдинованы бик вакытлы алып килгән, медиклар хәлнең бик кискен икәнен аңлатып хәбәрләшкәннән соң, хастаханәдә җитди авыруны шундук чакырып китерелгән кардиолог Гөлназ Альфредовна белән хирург Владислав Васильевич, кичекмәстән, Казанга РКБга алып барырга кирәк дип таптылар.

Төнге сәгать 3тә республика хастаханәсендә Нәкыйпкә оператив төстә операция ясадылар.

Гаиләбезгә көтелмәгәндә килгән олы сынауны җиңеләйтергә булышкан кода-кодагыйларга, авыл фельдшеры Рәсимәгә, кодачабыз Филсинәгә, туганнарыбызга, бөтен авылдашларга, барлык медицина хезмәткәрләренә чын күңелдән ихлас олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Гыйльметдиновлар гаиләсе,

Нормабаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев