Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

80 яшькә кадәр эшләгән 65 еллык хезмәт һәм шуның кадәр үк парлы гомер стажына ия юбиляр (+фото)

Яңгул авылында гомер итүче Хәтимов Габделәхәт Хәтимовичка 23 ноябрь көнне 90 яшь тулды

Районыбыз авылларында безнең арада бер гасырга тиң озын гомерле өлкәннәр яшәве - үзе бер горурлык. Аларга карап сокланабыз, сабак һәм гыйбрәт алабыз.

Чираттагы шундый ветераныбыз Яңгул авылында гомер итүче Хәтимов Габделәхәт Хәтимовичка 23 ноябрь көнне 90 яшь тулды.

Аны башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән «Яңа тормыш» җәмгыяте кадрлар бүлеге инспекторы Гөлия Әсхәдуллина, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Шунысы сөенечле юбилярыбыз Габделәхәт Хәтимов бүгенге көндә дә парлы, тигез тормышта, бер нигездә 4 буын бергә яшәүләре белән сокландырды. Тормыш иптәше Разия апа белән алар 65 ел бергә гомер итеп, күркәм, матур, үрнәк тормыш юлы үткәннәр. Юбилярны тәбрикләргә килгән җитәкчеләр дә Габделәхәт абзыйга карата ихлас ихтирам һәм эчкерсез рәхмәт белдерделәр.

Авылдашлары аны яратып, хөрмәт итеп "Әхәт абый" дип йөртәләр. Аның кебек тырыш, эшчән кеше безнең авылда бармак белән генә санарлык, ди авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов.

Бар гомерен хезмәткә багышлаган ветеранның тормыш юлы бары тик соклану хисләре генә уята. Ул ятимлектә үскән, 6 айлык чагында әтисез калган. Тормыш күпме генә сынаса да, бирешмәгән ул. 13 яшеннән колхозга эшкә кереп, 80 яшенә кадәр хезмәт куя ул!!! 65 еллык хезмәт стажына ия ветеран ул. Колхозда авылдашы, 1924 елгы әле бүген дә исән-сау гомер итүче Бариев Габделбәр абзый белән алар колхозда ат караучы булып эшлиләр. Алар карамагында 38 ат була. Бар эш тә атлар белән башкарылганга Әхәт абыйның авылда абруе зур була. 45 ел атлар карадым, үз эшемне авыр булса да бик яратып башкардым. Үз гомеремдә атка кизәнгәнем дә, бер мәртәбә сукканым да булмады. Еллар үтеп колхозларда атларны бетерергә дигән фәрман чыккач, җаным сызланды", дип ул еларны сагынып исә ала "ат җене" кагылган ветеран.

Лаеклы ялга чыккач та эшләвен дәвам итә ул. 80 яшенә кадәр 20 ел район ветеринария берләшмәсенең Яңгул авылындагы ветстанциясендә ветсанитар вазыйфасын башкара.

Яңгул авылы кызы, тормыш иптәше Разия апа белән алар колхозда эшләгән чорда дуслашып китәләр. 65 ел элек гаилә корып, 4 балага гомер бүләк итәләр. Бүгенге көндә бик кызганыч олы уллары Фәрит гүр иясе инде. Әтисе юлын сайлап, Буа ветеринария техникумында укып йөргән студент чагында ук аның гомере өзелгән. Шундый тырыш, уңган чибәр улларын югалту ачысын авыр кичерәләр алар.

Тик гомер дәвам итә, сагышларны сабырлыклары белән үтеп, бүген алар кызлары Марзия белән Розалия һәм уллары Хәмит гаиләләренең кайгыртуын, ихтирамын һәм игътибарын, 8 онык белән 11 оныкчының яратуын тоеп яшиләр. Төп йортның нигезен саклап, өлкәннәрнең хәер-фатихасы белән тормыш башлаган оныклары белән бергә яшиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәмитов Габделәхәт