Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

9 яшьтә колхозда эшли башладым, 7 сыйныфтан соӊ җигелә торган үгезләр тәрбияләдем

Ашарга өйдә икмәк калмагач, сугыш елларында соранырга да туры килде.

Кургем авылында гомер кичерүче Антонида Алексеевна бик гыйбрәтле тормыш кичергән. Шушы авылныӊ биш балалы гаиләдә ул иӊ олысы булган, шуӊа да барлык тормыш авырлыгы аныӊ җилкәсенә төшкән: «Әти сугышка китте, без әни белән биш бала торып калдык. Елына кимендә 170 көн эшкә чыкмасаӊ, берни бирелми иде, әле җитмәсә, акчалата штраф та бар. Әнигә булышыйм, дип җәйләр буе көн саен колхоз эшенә йөрдем. Көннәр әни исеменә язылып барыла. Шулай итеп, ел ахырына аныӊ эш көннәре тула иде.

Ашарга өйдә икмәк калмагач, сугыш елларында соранырга да туры килде. Беренче тапкыр соранырга чыкканымны яхшы хәтерлим. Капчык асып Дорга авылына бардым. Беренче өйгә кердем, ач икәнлекне әйттем. Оялудан, белмәсеннәр өчен үземне, Сизнердан, дип белдердем. Рәхмәт, һәр кергән өйдә авызларыннан өзеп, бер кабарлык булса да, ипи бирделәр. Ул көнне кич кайткач, өстәл янына утырып әни, энекәш-сеӊелкәшләр белән авыз тутырып ипи ашадык. Соранып йөрүләр авыр булса да, өйдәгеләр исән калдылар. Кызганыч, бүген инде бер сеӊлем генә исән, ул Кировта яши, калганнар бакыйлыкка күчте».

Авыр сугыш еллары әнә шундый вакыйгалар, көндәлек яшәү өчен көрәштә уза. Антонида инде җиткән кызга әверелә. Эштән курыкмаган, чибәр, тырыш кызны күрше егете Владимир читкә җибәрми. Әллә инде Антонида плугарь булып эшләгәндә гашыйк булган, әллә инде башка сәбәпләр буламы, анысы билгесез, әмма яшьләр матур итеп гаилә коралар. Бер-бер артлы Павел, Валерий атлы егетләр дөньяга килә. Колхозныӊ мактаулы, алдынгы тракторчысы Владимир Федоров үзенеӊ эшкә булган мөнәсәбәтен ике улына да тапшыра. 1996 елда вафат булган гаилә башлыгын әле дә зур ихтирам белән искә алалар монда.

Павел бүгенге көндә гаиләсе белән Ижау шәһәрендә яши, ә Валерий төп йортта хуҗа булып кала. Озак еллар үзе һәм тормыш иптәше белән Евгения белән бергә «Активист» хуҗалыгында эшлиләр, фермасын да җитәклиләр, бригадир да булалар. Хәзер инде аларныӊ эшләрен шушы йортта төпләнгән уллары дәвам итә. Ул хуҗалыкныӊ баш зоотехнигы, аныӊ тормыш иптәше бухгалтерия хезмәткәре. Гаиләдә 4 буын гомер кичерә, барысына да эш бар. 10 сыер асырыйлар, башкасы да җитәрлек. 35 ел шушы тату гаиләдә бергә матур итеп торуныӊ сәбәбе – тик утырмый, буш сүз сөйләми, ялкауланмый тормыш итүдер. Бары тырыш хезмәттә генә бәхетнеӊ тәмен беләсеӊ, диләр гаиләдә. Антонида апаныӊ узган еллары моныӊ шаһиты.

Юбилярны котларга килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин аӊа Русия Президенты В.В. Путиннныӊ хатын, чәчәк букеты тапшырды, ихтирам йөзеннән иӊнәренә ак шәльяулык япты. Авыл җирлеге һәм хуҗалык җитәкчеләре дә юбилярга рәхмәтләрен әйтеп, бүләкләрен мулдан бирделәр.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    От семьи спасибо вам огромное! А вам здоровья успехов в работе и всех земных благ!

    Теги: өлкән юбилярлар