Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

90 яшемә кадәр яши алуыма сөенәм, ди Фагыйлә Гарипова

Арбор авылында яшәүче Фагыйлә Гарипова бүген 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Мәктәптә 7 сыйныф белем алганнан соң Фагыйлә әби гомере буе колхозда эшләгән. Бер эштән дә куркып тормыйча, башлаган эшен ахырына кадәр башкарып чыккан ул. Балачагы юклык, яшүсмер чоры сугыш вакытына туры килеп, тормышның ачысын-төчесен күп күрә ул, шулай да сыгылмый. Бүгенге имин көннәргә шөкер итеп, 90 яшенә кадәр яши алуына сөенеп гомер итә юбиляр.

Фагыйлә әбине күркәм юбилее белән котларга килгән район кунаклары һәм балалары имин картлык, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы теләделәр аңа. Ә ул Амин, диеп, һәрбер теләккә сөенеп утырды. Фагылә әбинең тормыш юлы хакындагы язмабызны “Хезмәт” газетасының алдагы саннарыннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар