Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

90 яшен тутырган Фәймә апа: “Ат җене кагылган булгандыр миӊа”

Сугыш башланыр алды еллары да нәкъ менә атта эшли башлавым белән истә калган. Җиденчене тәмамлауга, көлтә куйган җирдән, атлар янында мәш килеп йөрүемне күреп, миӊа ат җигәргә тапшырдылар.

Ниләр генә эшләмәдем мин ул малкайлар белән: Арчага ашлык чыгару, яз көне орлык алып кайту, басу сукалау, тырмалау, чәчү… Ашлык җилгәрүдә 2шәр ат белән эшли идем. Сугыш башлангач, мине окоп казырга алдылар, Арчадан яше җитми дип, кире борып кайтардылар. Соӊыннан, барыбер окоп казуда катнаштым, Шеланга урманына кадәр барып, ат белән агач ташыдым. Мин килгәнче безнеӊ районнан качучылар булган, тотып кире китергәннәр. Бригадир Салавычныкы иде. «Сеӊлем, бирешмә, тырыш, качма гына. Үзем җайлап кайтарырмын», дип мине юата иде. Сүзендә торды, мин исән-сау кайттым.
Ат белән 3 кыш Нормабашта урманнан утын чыгардым. Берзаман, нәрәт белән шахтага күмер чабарга, Кизел шәһәренә (Пермь өлкәсе - ред.) җибәрделәр. Минем шикелле ач, ябык, хәлсез кызларны җыйганнар. 3 ай ачлыкка түзеп булмагач, берничәбез җыелып качтык. Кара көз, карлы яӊгыр ява. Терлек вагоннарында качып кайтабыз. Станца саен сакчылар, тикшерәләр, без качабыз. Өйгә көчкә кайтып егылдым. Берничә көннән кулга алып, Казанга, төрмәгә алып киттеләр.
Йөри-йөри әнием Заһидә коткарды бу әфәттән. Ул бик «боевой» иде, 6 кыз үстерде. Бүген дә әле барыбыз исән-сау. Гадел хәм тәлапчән булды әни. Аӊа минем турыда: - «Кара, Заһидә, бу кызыӊ үзенә бик охшаган», дип әйтәләр иде. Тракторда пугарь булып та эшләдем, эштән курыкмадым. 1954 елда, сугыштан яраланып кайткан Шәрипҗан белән гаилә кордык, 5 бала үстердек. Аларныӊ 4се бүген исән-сау. Ирем белән 30 ел тигез гомер кичердек. Туганнарым килеп, хәлемне еш беләләр. 2 килен белән яшим, аларга рәхмәт инде, дип тәмамлады Фәймә апа.
90 ел яшәгән гомерен шушы кыска җөмләләргә сыйдырган ветеранныӊ тормыш юлы гаҗәпләнерлек һәм сокланырлык шул. Россия Президенты Владимир Путин котлавын һәм зур бүләкләр алып килгән Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, «Игенче» күмәк хуҗалыгы рәисе Булат Зыятдинов, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев белән әӊгәмә корганда Фәймә апа бүгенге тормыштан кәнагәть булуын белдереп, бары илләр тыныч торуын теләде. 8 оныгына, 9 оныкчыгына үзенеӊ хезмәте белән бу тормышта яшәү үрнәген күрсәткән ветеран бүген дә сафта, бүген дә һәркемгә маяк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250