Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

90 яшендә дә кызлар кебек

Бүген Иске Көшкәт авылында яшәүче Вера Туганашева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, «Яңа тормыш» җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлегеннән белгеч килгән иде. Туган көне уңаеннан Вера Трофимовна бүләкләр кабул итте.

Вера Иске Көшкәт авылында туып үскән, җиде балалы гаиләдә ул икенчесе, бүгенге көндә аның абыйсы һәм сеңлесе исән. Шуннан чыгып кына да Вера Трофимовналар нәселен озак яшәүчеләр рәтенә кертеп була. Аңа әле берничек тә 90 яшь бирерлек түгел, күп дигәндә 70не биреп була. Чиста, пөхтә йортына ул тагын да бер күркәмлелек өстәп яши.

Балачактан бик тиз кул арасына керә кыз. Яше дә җитмәгән килеш: "Сезнең гаиләдән бүтән баручы кеше юк", дип аны урман кисәргә алып китәләр, ул чакта Вера 7 классны гына тәмамлаган була. "Миңа урман кисәргә дә, окопта ятарга да туры килде", дип искә ала ул күңелендәге хатирәләрен яңартып. Андагы башка хатыннар яшькә өлкәнрәк булып, башка телдә сөйләшсәләр дә, кыз балаларга ярдәм итеп торганнар. Аннан кайткач гомере буе туган колхозында эшләгән. "Бик авыр еллар иде. Ир-атлар белән беррәттән эшләдем, ат җиктем. Ашлыкны капчыкларның яртысына гына тутырырга рөхсәт итмиләр иде, тутырып бетерегә кушалар. Аны тутырганнан соң күтәрергә дә кирәк бит әле. Ат белән җирләр дә сукалап йөрдем, эшләмәгән эшем калмады ахры", ди ул күз яшьләре аша.

1948 елда үзеннән 3 яшькә яшьрәк булган шушы ук авыл егете Алексейга кияүгә чыга. Бер елдан гаиләләрендә шатлык-куанычларын арттырып Петр дөньяга аваз сала, аннары Мария, Любовь һәм Антонида туып Туганашевлар гаиләсенә тагын да бер ямь өсти. Әти-әни тырышлыгы белән балалар белем ала, киләчәктә балалар һөнәрле булып, олы тормыш юлына да аяк басалар.
Шулай да бер улларын үзләреннән алда кара җир куенына салырга туры килә әлеге гаиләгә, армия сафларында хезмәт итеп кайтып, эшләп йөргән уллары бакыйлыкка күчә. 40 елдан артык тракторда эшләгән, алны-ялны белмәгән Алексей ага да газизләрен ятим калдырып 1997 елда вафат була. Вера Трофимовнага бик авыр чаклар була бу. Ләкин ул сабыр итеп, балалары хакына ныклы адымнар белән алга атлый. Шуңа да газизләре бик хөрмәт итеп, яратып, үз балаларына үрнәк итеп яшиләр. 7 оныгы, 10 оныкчыгы да әбиләренә терәк-таяныч бүген, төрлесе төрле якка сибелешкән булсалар да, әти-әниләренең туган нигезләрен ташламый алар.

Юбилярдан яшь калуының серен сорагач ул елмаеп куйды һәм " Без үләннәр, яфраклар ашап үстек, гаиләдә балалар күп булгач ашау җитмәде. Шуңа яшь калганмындыр инде", диде.

Үз кызыдай яраткан тагын бер кешесе бар Вера Трофимовнаның, ул аны карап торучы социаль хезмәткәр Римма. "Баштарак әле ул свитерлар да бәйләгән, тик хәзер андый эшләр белән шөгыльләнә алмый. Шулай да гөлләр үстерергә бик ярата, аларны үзе утырта", ди әниседәй якын күреп тәрбияләүче хезмәткәр юбиляр хакында.

Бүгенге яшьләргә теләкләрен дә җиткерә Вера Трофимовна: " Без эштән курыкмадык, эшләдек, хәзерге яшь буын да эшләп үссен иде".


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250