Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

90 яшьлек Гөлсирә апа Фазылҗанова: "Мин бәхетле картлыкта!" дип куана

Яңа Салавычта туып-үсеп, бар гомерен туган авылына багышлаган Гөлсирә Бәдгетдин кызы Фазылҗанова кебек олы йөрәкле ветераннар булуы үзе бер горурлык.

12 март көнне Яңа Салавыч авылында гомер итүче Гөлсирә Бәдгетдин кызы Фазылҗанова 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны туган көне белән район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Хәйретдин Шәйхетдинов, район социаль яклау бүлегенең "Наз" халыкка социаль хезмәт күрәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева тәбрикләде. Гөлсирә Фаылҗановага Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, район башлыгының истәлек бүләген, соңгы эш урыныннан күчтәнәч-бүләкләр тапшырдылар.

Яңа Салавычта туып-үсеп, бар гомерен туган авылына багышлаган Гөлсирә Бәдгетдин кызы Фазылҗанова кебек олы йөрәкле ветераннар булуы үзе бер горурлык.

- 90 яшем тулса да, бу кадәр гомер яшәлмәгән дә кебек бит әле. Балачагым бик авыр чорларга, ачлык елларына туры килде, михнәт чигеп яшәдек. Шулай да нинди авыр елларда да безнең чор кешеләре яхшыга өметләнде. Без гаиләдә 7 бала үстек - 5 кызның төпчеге идем, миннән соң ике энем бар иде. Яшем тулмаса да, авылдагы мәктәп балалары белән мине дә Казанга ФЗӨгә укырга алып киттеләр. Сугыш чоры - безгә самолетлар төзәтә торган заводта эшләргә туры килде. 5 ел вакыт шунда үтте. Сугыш беткәч авылга кайтардылар. Укырга, һөнәр алырга теләп, Казанга барып училищега тегүче-кисүче һөнәренә укып кайттым. Балтачка кайтып артельгә эшкә урнаштым. Көн дә иртән иртүк җәяүләп эшкә йөрдем. Тегүчелек эшен бик яратып башкардым, бик күп кешеләргә матур-матур киемнәр тегеп кидерттем. Анда берничә ел эшләгәч мине Салавыч мәктәбенең завучы, күршем Рауза Зиннәтуллина мәктәпкә кызлар өчен хезмәт дәресен укытырга чакыртып кайтарды. Шулай итеп укытучы булып та эшләргә туры килде.

Алга таба 1954 елда авылдашым Фазылҗанов Газыймҗан белән никах укытып гаилә корып җибәрдек. 4 балабыз булды - 1 малай, 3 кыз үстердек. Мин хезмәт юлымны райпо системасы белән бәйләп, кибетче булып эшли башладым. Товарны үзем табам, үзем сатам. Шәмәрдәннән кадәр җилкәләремә салып, товарны алып кайткан чакларым да күп булды. Ничек кенә авыр булса да, тырышып эшләдем. Иске Салавыч, Яңа Салавыч, Биктәш авыллары халкына сәүдә хезмәте күрсәттем. Шушы өлкәдә озак еллар эшләп пенсиягә чыктым. Бүген инде менә 62 яшьлек улым Вәис тәрбиясендә гомер итәм. 5 оныгым бар, 5нче оныкчыгым туарга тиеш дип торам. Тормышка канәгать булып, кабаттан иман кайткан, азан тавышы яңгыраган авылыбызда сөенеп гомер итәм! Мин бәхетле картлыкта яшим! - дип үзенең гомер юлы белән таныштырып үтте юбилярыбыз.

Гөлсирә апаның сүзләрен куәтләп әңгәмәгә күршесе, сердәшчесе Рауза апа Зиннәтуллина да кушылды:

- Безнең Гөлсирә апа кебек акъәби башка юктыр ул. Аның тормышы юлы да бик гыйбрәтле. Нинди зур авырлыклар кичерергә туры килде аңа. Тормышка чыгып бәби табып яши башлаган Гөлия исемле кызы 9 айлык баласын калдырып гүр иясе булды. 1985 елда шушы зур кайгы килгәч, ул кечкенә сабыйны үз тәрбиясенә алып карап үстерде. Бүген оныгы Руслан баһадирдай егет булып үсеп җитеп, үз тормышын корды. Әбисенә бик рәхмәтле ул. Һәр баласы өчен дә янып-көеп яшәде. Кызлары-кияүләре һәрчак кадер-хөрмәт күрсәтеп яшиләр. Бик тырыш, уңган, һәркемгә үрнәк булды Гөлсирә апа. Ул авылыбызның иң өлкән кешесе, тарихчысы да. Авылда ул һәркемне белә. Яңа Салавыч авылында иске мәчетнең манарасы киселгән вакыйганың шаһите булырга туры килгән аңа. Инде менә яңа мәчетнең нигез ташы салынып, төзелеш эшләре тәмамланганчыга кадәр бар йөрәгеннән куанып, хәер-догада булып теләк теләп торган изге күңелле кеше дә ул. Ихластан сөенеп авылыбызга иман кайтты дип куанды. Гөлсирә апа озак еллар динебезне, гореф-гадәт, йоларыбызны саклаучы, аларны төгәл үтәүче дә булып тора. Ул лаеклы ялга чыккач үз теләге белән Нормадагы Сәхиб абыстайга йөреп дини белем алды. Шул алган белемен озак еллар файдаланып авылыбыз халкына хезмәт күрсәтә. Авылыбызның алыштыргысыз абыстае ул. Коръән укытасы, кешене соңгы юлга озатасы, киңәш-табыш итәсе булса да, авылдашлар аңа мөрәҗәгать итә.

Әле аның тормышны яратуы, тырыш, уңган, йорт җанлы булуы турында да әйтмичә калып булмый. Елның елында 100 - 150 баш помидор, борыч, кыяр үсентеләре утырта. Иртәнге намазны укыганнан алып кичкесенә кадәр мәш килеп бакчасында кайнаша. Бакчасында нәрсәләр генә үстерми. Шаккатмалы инде менә. Бер чүп булмый, ялт иткән булыр! Әле аның өстенә яздан ук 50-60 баш тавык-чебешен алып үстерә. Ничек бер үзе барысына да өлгерә икән дибез аңа карап! Бер вакытта да зарланганы, гайбәт сөйләгәне, тик утырганы юк аның. Менә шундый тырыш булганы өчен дә авылыбызның үрнәк алырдай, горурланып сөйләрдәй чын акъәбисе ул безнең! - дип ихластан үз фикерен белдерде гомер буе теләктәшлек табып гомер иткән Рауза ханым.

Рауза апа Зиннәтуллина үзе дә Салавыч авыл җирлегенең абруйлы кешесе. Ул мәгариф ветераны, озак еллар Салавыч мәктәбендә завуч булып эшләгән, балаларга биология һәм химия кебек җитди фәннәрдән белем биргән. Хезмәт елын Кили мәктәбендә башлап җибәрә, аннан соң Чапшар мәктәбендә дә эшләп ала. Яшь мөгаллимәне Карадуганга күчерәләр. Биредә Бакый Зыятдинов кул астында эшләргә туры килә.

"Ул еллар белән горурланып, мин Бакый абый мәктәбен үттем!" дип әйтә алам. Шул дәрәҗә белән мин Салавыч мәктәбенә кайттым. Химия, биология фәннәрен укыту белән беррәттән завучлык вазыйфасын да башкару эше йөкләнде. Лаеклы ялга чыккач авылыбызда ислам йорты булдыру теләге белән инициатив төркем булдырдык. Үзебезнең гозеребез белән җирлек башлыгына мөрәҗәгать иттек. Ярдәм сорап Айнур Нотфуллинга бардык. Алар безнең хыялыбызны тормышка ашырырга нык терәк булдылар, бик зур ярдәм иттеләр. Район башлыгы Рамил Нотфуллин тырышлыгы белән мәчетне сафка бастыруга ирештек. Аның бертуганнары Кадрия, Гөлнур, мәрхүм Алмаз гаиләләренең дә матди ярдәме бик зур булды. Авылыбызга иман кайтартканнары өчен мең рәхмәт аларга! Шулай ук авылдашларыбызның хезмәте, ярдәме, тырышлыгы белән төзелеш эшләре 3 айда төгәлләнде. Без моңа хәтта үзебез дә хәйран калдык. Мәчет салу эше безне уятып җибәрде, берләштерде, рухландырды, күзләребезне ачты!" дип ихластан сөенә Рауза апа.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар