Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

90 яшьлек Зоя Колесникова юбилеенда балалайка чиертеп, җырлап та күрсәтте (+фото)

Кускем авылында гомер итүче Зоя Семеновна Колесниковага бүген 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач һәм Арча районнарының почта элемтәсе җитәкчесе Гали Фәйзрахманов, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхадуллин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Рәссия Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Зоя Семеновна Колесникова тумышы белән күрше Кургем авылы кызы. "1955 елда бу авылга кунакка килгән идем. Шул елда Кускем егете Иосиф белән танышып, гаилә кордык. Ике ыз, ике ул үстердек. Тик тормыш иптәшем 12 ел элек вафат булды. Бүгенге көндә улыбыз Вячеслав гаиләсе белән яшим. Киленем Роза да минем туган авылым кызы. Инде менә бергәләшеп 27 ел гомер итәбез. Шунысы кызык - бу нигезгә килен булып төшкән киленнәр барысы да Кургем авылыннан булган. Минем кайнанам шаяртып, “Арткы ишекне ябып куйсам да, Кургем кызлары барыбер керәләр”, ди торган иде.

Бу йортта без хәзерге көндә 4 буын бергә яшибез. Оныгым Андрей да өйләнгәч, читкә китмәде, бер зур гаилә булып гомер итәбез. Барысы бергә 15 оныгым 5 оныкчыгым бар. Миннән бай кеше юк.

Хәзерге тормышлар бик матур, рәхәт бит. Яшәгән саен яшисе килә торган!!! Ә без кечкенә чакта бик авырлык белән үстек. Ачлыгын-юклыгын күп күрдек. Сугыш елларында колхозда эшләдек. Мин колхоз конторасында җыештыручы да булып эшләдем әле. Курше Кургем авылында клуб мөдире дә булып эшләдем. Балалайкада уйнарга, җырларга ярата идем.

Пенсиягә киткәнче почтальон булып эшләдем. Көн саен җәяүләп Кургем, Кускем, Ямбурово авыллары халкына почта тарата торган идем.

Бик авыр тормышларны күрдек, сугышларны кичердек, югалтулар да зур булды. Хәзерге тормыш бик матур, кадерен белеп яшәргә кирәк!” – ди бер гасырга тиң гомер юлы үткән юбилярыбыз Зоя апа Семеновна.

Әйе, тормышның ачысын-төчесе күп татыган, авырлыкларны сабыр гына җиңеп килгән Зоя апаның сүзләренә колак салырлык кына түгел, ә күңел салырлык! Ул татар телендә дә камил аралаша, үз телен, динен, гореф-гадәтләрен дә онытмый. Гаиләсенең буыннан-буынга күчеп килгән, карт кайнанасының бакыр тәңкәләр белән эшләнгән милли бизәнү әйберләрен дә кадерле ядкарь итеп саклый. "Миннән соң оныкларым да сакласын, буыннан-буынга күчеп, зур истәлек булып калсын иде", ди.

Зоя апа, чын мәгънәсендә, милләт җанлы булып чыкты, клуб мөдире булып эшләгән елларын кабат яңартып, кулына үзе белән бергә картаючы балалайкасын алып, Кускем авылы такмакларын сузып та җибәрде. Ә бит башта "бармакларым уйный алмый, буыннарым каткан инде, картайдым дигән иде", югыйсә... Менә бит районыбызда 90 яшьлек юбилее көнендә үзе уйнап, үзе җырлаган өлкәннәребез дә бар! Афәрин!

Менә шундый ул Зоя Семеновна! Һәрнәрсәдән хәбәрдәр булып тора. Гомер буе район газетасы алдырдык. "Азьлане"ны көтеп алам. Редакция кызлары бик булдыра, әйбәт язалар. Безнең шикелле өлкәннәр турында да гел язып торалар. Кайбер язмаларны кабат-кабат алып укыйм. Дөньядагы яңалыклар белән кызыксынып торам, анысы почтада эшләгәнгә күрәдер инде... - ди юбиляр.

Көр күңелле, яшь йөрәкле, тормышка гашыйк булып калган өлкәннәрдән без - яшьләргә үрнәк алырга гына кирәк!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар