Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«90нчы тапкыр кышлар килде», дип сөенеп каршы алды Гаптелхәй бабай.

Смәел авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Балтачта улы Рафис белән килене Рәсимә гаиләсендә гомер кичерүче Гаптелхәй Әхмадулла улы Әхмадуллин 25нче декабрьдә үзенең 90 яшьлек олуг гомер бәйрәмен каршылады.

"Илебез Җиңү бәйрәменең 70нче елын каршыларга җыена. Безгә тынычлык яулаган сугыш ветераннарының сафы елдан-ел сирәгәя бара. Ә без бу яктан бәхетле, әтиебез Гаптелхәй исән-сау, ул бүген безнең арабызда 90нчы яшен тутырды",- дип сөенде янына җыелган балалары.
Якыннарының ихлас теләкләренә район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина белән бүлекчә мөдире Әнисә Хәйруллина, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов һәм ветеранның озак еллар хезмәт куеп, лаеклы ялга киткән эш урыны - "Смәел" җәмгыятеннән баш икътисадчы Розалия Фазылҗанова да кушылды. Бер гасырга якын тормыш юлы үткән юбиляр Бөек Ватан сугышы ветеранына Рәсәй Президентының Котлау хаты һәм район башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.
Гаптелхәй Әхмадуллин гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Балачагы ачлы-туклы еллар белән узып китсә дә, яшьлегенең фронт кырларында үтүе - төзәлмәс җан ярасын кузгата. Аңа Курск дугасы буенда барган сугышта катнашырга туры килә. Янында гына мина шартлау аркасында 19 яшендә бер аяксыз калып, сугыштан туган йортына инвалид булып кайтып керә ул...
Ветеранның кызы Гөлшат апа:
-Әтиебез сугыш афәтләре турында сөйләгәндә калтыранып куя торган иде. Ул елларның онытылмаслык яра булып йөрәгендә калганын бөтен барлыгыбыз белән аңлыйбыз. Ул сугыштан кайткач колхозда эшли башлый. 1949нчы елда күз атып йөргән күрше авыл кызы - әниебез Гөлсирә Сәгъдулла кызы белән кавышып, бер-берсен аңлашып матур гына гомер кичерәләр. Үз тырышлыклары белән тормыш алып баралар.
Әти сандык ясый, тал-чыбыктан урындык үрә, итек баса, төп нигезебездә тәрәзә йөзлекләре, капкадагы бизәкләр дә аның хезмәт җимешләре. Әле ул гармунда өздереп уйный, җырлый да иде. Хәзер дә моңлы тавышы белән көйләр сузып җибәрә.
Шундый заманда да алар көчле рухлы, ныклы кешеләр булып, безне - 10 баланы тәрбияләп үстереп, аякка бастырдылар. Кызганычка каршы, әниебез биш ел инде безнең арада юк. Аны без бик сагынабыз, юксынабыз. Хәзерге вакытта әтиебез Балтачта бертуганыбыз Рафис белән киленебез Рәсимәнең кадер-хөрмәтендә яши. Аллага шөкер, әтиебезнең шушы яшенә хәтле яшәвендә аларның өлешләре зур. Яшь бала караган кебек карауларына сокланып сөенеп, рәхмәтләребезне әйтәбез. Ходай аларны да шулай зурласын!- дип истәлекләре белән уртаклашып, теләкләрен ирештерде.
Чыннан да, юбилярның һәрбер баласы, кияү-киленнәре, оныклары Гаптелхәй бабайның шушындый кадер-хөрмәттә, тәрбиядә яшәвенә Рәсимә апаның өлеше зур булуны әйтеп уздылар:
"...безнең әти табигатькә чыгарга, саф һава сулап урамда йөрергә ярата. Быелгы кышның карларын күрә алуына да сабый баладай сөенде ул. Рафис белән Рәсимә аны коляскага утыртып бер авырсынмыйча, көн дә икешәр тапкыр урамга алып чыгып, күңелен күрәләр. Хәтта берәр кая кунакка барасы, Казанга чыгып китәсе булса да, аны үзләреннән калдырмыйлар.
Җыр-моңга гашыйк әтиебезне районда уза торган бәйрәмнәрдән дә калдырмаска тырышалар. Алар гел бергә. Рәсимәнең район үзәк хастәханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә хезмәт куюы да безнең бәхеткә. Чөнки авыр минутларда әтиебезнең сәламәтлеген кайгыртып, гомерен саклап калуы өчен без аңа бурычлы", - диделәр.
Гаптелхәй Әхмадуллинга әле ачык зиһене, шөкер итәрлек сәламәтлеге булганда бүгенге көндә исән-сау 8 баласының, 21оныгының һәм 14 оныкчыгының игелекләрен күреп, тормышларына, уңышларына сөенеп иминлектә гомер кичерергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250