Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

92 яшь дип эшсез утырмый

92 яшь дип эшсез утырмый Портреты авылыбыз музеена куелган күренекле 11 кеше арасында

Авылыбыз мәчетендә тәравих намазына килгән авылдашлар белән  Разыя апа Газыйм кызын шушы көннәрдә генә 92 яше тулган көн белән котладык әле. Истәлек өчен фотога да төштек. Разыя апа чын мәгънәсендә авылыбызның горурлыгы булырдай кеше. Аның тормыш юлына күз салсак, моңа тагын бер тапкыр инанабыз. Дәһшәтле сугыш елы баласы булып, зур сынаулар узса да, сабырлыгы, уңганлыгы белән күпләргә үрнәк ул. Смәел мәктәбенең җиденче сыйныфын тәмамлаган 15 яшьлек кыз хезмәт юлын... ат караучы булып башлый.  Аннан соң  21 ел сыер савучы булып эшли. Районда, республикада  да иң алдыңгылар рәтендә була. Күп кенә Мактау грамоталарына, кыйммәтле бүләкләргә лаек була, «Хезмәт Кызыл байрагы»,  «Октябрь Революциясе» орденнары кавалеры. Портреты авылыбыз музеена куелган күренекле 11 кеше арасында.

Разыя апа күптән дин юлында булып, инде утыз елга якын бакыйлыкка күчкән хатын-кызларыбызны соңгы юлга озату йолаларын җиренә җиткереп башкаручы да. Бу аның авылыбыз халкы өчен кылган аеруча зур изгелеге. Алар Смәелнең  булдыклы егете Мансур абый белән үрнәк гаилә булып яшәделәр. Нәселләрен  лаеклы дәвам итәрдәй берсеннән-берсе булдыклы, иманлы  балалар үстерделәр. Бүген аның 13 оныгы, 19 оныкчыгы бар.  Кызы  Рузилә инде күптән намазлы булып,  мәчетебезнең иң җаваплы хезмәткәре-казначее- бухгалтеры  вазыйфаларын зур төгәллек белән башкара. Рузиләнең кызы Гүзәл мәктәптә әхлак дәресләре укытучысы. Ул әзерләгән балалар район мөхтәсибәте уздыра торган Коръән, намаз уку бәйгеләрендә актив катнашалар, призлы урыннар алалар.  Гүзәлнең әле укырга да кермәгән улы Гомәр, быел үзенең яшьтәшләре арасында  Коръән уку бәйгесендә  районда беренче урынны алды. Саный китсәң, дәвамчыларының мондый матур гамәлләрен әле шактый язарга булыр иде.

Безнең өчен иң куанычлысы: Разыя апа әле дә көләч йөзле, шат күңелле, бар эшкә дә өлгерә торган  шаккаткыч  әби. Даими рәвештә балаларының, туганнарының дә хәлләрен белеп тора. Ул әле кибет юлында, әле бакчада бәрәңге казый, чүп утый,  әле кызы  Илзирәгә Чаллыга чыгып китә... Әле соңгы елларга кадәр сеңлесе Әминә апа исән чакта аның  хәлен белергә Свердловскига кадәр барырга да тәвәккәлли иде. Төп нигездә улы Билсур, килене Вәсимә янәшәсендә яшәве дә аның иң зур бәхете. Яр Чаллыда «Заводның иң яхшы рационализаторы» булып танылган, исеме мактау тактасында булган Билсурның, завод вәгъдә иткән фатирга да карамастан, әнисе янына – Смәелгә кайтып урнашуы, миңа калса, бик күпне сөйли. Ул моның белән оттырмады, төп нигезне саклавы белән күп авылдашларга үрнәк күрсәтте. Разыя апаның нинди генә зур хөкүмәт  бүләкләре булмасын, әмма аның иң зур бүләк – ул балаларының, авыл халкының аңа карата хөрмәте, тирән ихтирамыдыр.

Солтан Фатыйхов,
Смәел мәчете мөтәвәллияте рәисе.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар Смәел авылы