Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

95 яшь аз гомер тугел

«Иптәшем бик әйбәт кеше иде», - дип искә ала Саҗидә апа моӊсуланып. Алар бергә 7 бала –3 егет һәм 4 кыз тәрбияләп үстергәннәр, аларныӊ күбесе үзләре инде лаеклы ялда.

Бүген Балтач бистәсендә кызы Мөнибә һәм кияве Фоат Нафиковлар гаиләсендә тәрбияләнүче Саҗидә Сабирҗановага 95 яшь тулды. Арча районы Курса авылында ире Габдуллаҗан белән 60 ел тигез гомер иткәннәр. «Иптәшем бик әйбәт кеше иде», - дип искә ала Саҗидә апа моӊсуланып. Алар бергә 7 бала –3 егет һәм 4 кыз тәрбияләп үстергәннәр, аларныӊ күбесе үзләре инде лаеклы ялда. 15 оныгы һәм 15 оныкчасы бар, моннан бер атна элек барлык уллары, кызлары һәм онык-оныкчыклары җыйналып Коръән ашы үткәргәннәр.

Сәламәтлегенә зарланмый юбиляр, күзләр дә әйбәт күрә, тамакка да ашыйм, ди ул. Әле моннан бер-ике ел элек бакчада бәрәӊге чүпләргә дә даими катнашты, быел инде юбиляр булгач карап кына торырмын, дип үзен тәбрикләргә килүчеләрнеӊ күӊелен күтәреп алды. Балтач район Советы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач бистәсе башлыгы урынбасары Фиалка Зарипова һәм туган-тумачалар Саҗидә әбигә бүләкләрен тапшырып, матур теләкләрен теләделәр.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар