Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Абруйлы мәгариф хезмәткәре

Клара Фәйзрахмановна 1932 елның 5 гыйнварында ТАССРның Балтач районы Балтач авылында туа. Әтисе Рамазанов Фәйзрахман Рамазан улы сугышка кадәр РОНО мөдире була, фронтта һәлак була, әнисе Рамазанова Мәгъмүрә Гафар кызы – укытучы.

Клара апа – тыл һәм мәгариф хезмәте ветераны, Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы. 1949 елда Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлый һәм шул ук елны Казан дәүләт университетының география факультетына укырга керә. Укуын тәмамлаганнан соң, 1954 елда Ульяновск өлкәсенә укытучы итеп җибәрелә, Барановка урта мәктәбендә биш ел балаларга географиядән белем бирә.

Биш елдан соң, ягъни 1959 елда Клара апа туган Балтачына кайта һәм район мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. 1961-1962 елларда ул хезмәт ияләре депутатларының район Советына депутат итеп сайлана, аның башкарма комитеты рәисе урынбасары була.

Районнарны эреләндерү сәбәпле, Клара Фәйзрахмановна 1963-1965 елларда Арча районы мәгариф бүлегенең Балтач кусты буенча инспекторы вазыйфаларын башкаруга күчә. 1965 елда, районнар кабат торгызылгач, Балтач районы мәгариф бүлеге инспекторы итеп билгеләнә, 15 ел буе шушы хезмәтне намус белән башкара, район укытучыларының укытучысы, киңәшчесе, таянычы була. 1980-1987 елларда Балтач урта мәктәбендә тәрбияче булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга.

Халык мәгарифен үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен Клара апага 1967 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе, 1973 елда Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелә. Ул шулай ук берничә медаль белән дә бүләкләнә.

Клара Фәйзрахмановна ишле гаиләдә үскән, биш бала арасында иң өлкәне. «Бүгенге көндә өч туганым исән-саулар, алар белән аралашып яшим», – ди юбиляр.

Клара апа ялгыз яши, 2018 елның февраленнән өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә карамакта тора. Ялгыз яшәсә дә, унынчы дистәсен вакларга керешкән ветеран камил акылы, ачык хәтере һәм спортны сөюе белән һәркемгә үрнәк.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 90 яшьлек олуг юбилей