Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

“Абый, син нишләп чакырганны көтеп торасың?!”

Балтач бистәсендә гомер итүче Миңнур Хөсәен кызы Галимовага 90 яшь тулды.

Зур, матур, таза бүрәнәләрдән агач йорт. Капканы ачып керүгә төзеклек, пөхтәлек, заманча мохит күзгә ташлана. Өйгә керүгә ишек төбеннән үк җылы караш башлана, ә түрдә юбиляр үзе – Миңнур апа Галимова балкып утыра. Килгән һәрбер кеше – баласымы, оныгымы, туганымы... – ихатаның эченә рәхәт бер халәт кичереп үтәдер бирегә. Гомер буе бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгән олылар җылысы сакланганда (кызганыч, бабай күптән мәрхүм, искә алуыбыз рухын шат кылсын З.Ш.), ачык йөзле, сабыр холыклы, гаҗәеп уңган киленнәре Алсу булганда (Алсуның килен булыр төшүенә дә 23 ел инде.З.Ш.) бу йорттан нур качмас.

Балтачта танылган гаилә алар, почмаклар дип йөртәләр үзләрен, чөнки өйләре Булатов урамының иң кырыена урнашкан. Беләләр, хөрмәт итәләр. (Миңнур апада булып киткәннән соң гына да туачак язмам белән хәйран балтачлы кызыксынды (З.Ш.).

 

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар