Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Ачык зиһенле, бай мәгълүматлы юбиляр

Арбор авылында яшәүче Рафизия Нуригильман кызы Шакирова бүген үзенең 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп узды.

Рафизия Нуригильман кызы Шакирова Арбор авылы халкы өчен бик хөрмәтле, абруйлы акъәби. Бер гасырга тиң гомер иткән Рафизия апа авылдашлары өчен чын мәгънәсендә, аяклы энциклопедиягә әверелгән. Авыл тарихын язуда аңа бик еш мөрәҗәгать иткәннәр. Ачык зиһенле, бай мәгълүматлы булуы белән әле дә сокландыра ул. Аның елъязмалар, тарихи истәлекләр, авыл тарихы, аның кешеләре язмышы турында язылган калын яшел папкасы бар. Инде ничә еллар буе бу шөгылен ташламый ул. Һәр әһәмиятле датаны тарихка кереп калсын дип, яңа бит ачып теркәп куя. Ачлык еллары, сугыш чорлары, кара кайгылы хәбәрләр, авылдашларының көн-күреше һәм башка бик күп темаларга багышланган язмаларга бай бу папка.

Рафизия апа лаеклы ялга киткәнче Чепья районы чорында Арбор авылында почтальон булып эшләгән. Бу һөнәре аны һәрьяклап хәбәрдар иткән дә инде. Дөнья, ил, Татарстан, район яңалыкларын иң беренче булып авылдашларына ул ирештергән бит. Үз эшемне яратып башкардым, мактаулы хезмәткәр идем, Мәскәүдән кадәр Котлаулар, Мактау таныклыклары бирделәр, – дип горурлана юбиляр.  

– Почтальон булганчыга кадәр сельмагта да эшләргә туры килде. Кибетче идем, ат җигеп товар алып кайтырга, я булмаса, базарларга сату белән чыгып киткән вакытлар күп булды. Кайда гына эшләсәм дә, кушканны үтәп, тиешле планны җиренә җиткереп башкарырга тырыштым.

Рафизия апа 1955 елның 1 гыйнварында Габделбәр исемле егет белән гаилә кора. Аларның бер-бер артлы Гадил, Разия, Камил, Фәрхад, Нурия исемле биш баласы туа. “Төп йортта килен булып 30 ел бием белән, ә тормыш иптәшем белән 31 ел тордым”, дип искә ала.

– Тормышта нинди генә авырлыклар күрергә туры килмәде инде... Казахстан якларында яшәүче бертуган сеңлем авырып үлеп киткәч, аның ятим калган биш баласын үзебезгә алып кайтып тәрбияләдем. Алар мине зурлап, якын итеп “дәү апай” дип йөртәләр. Алар миңа үз балаларым кебек кадерле булдылар.

Мин бүгенге көндә бик кадерле әни һәм бик хөрмәтле дәү әби. Авылдашлар, күршеләр дә һәрчак хәлләремне белешеп торалар. Дистә еллар буе авылда абыстай булып тордым, үз теләгем белән гарәпчә укырга-язарга өйрәндем. Дин сабаклары алдым, ярдәм-киңәш сораганнарны кире бормадым. Безнең нәселебез укымышлы, дини нәсел иде. Менә шул нәселебез шәҗәрәсенең абруен сакларга, киләчәк буынга оныкларыма җиткерергә телим! – дип күркәм тормыш юлы белән таныштырды Рафизия апа Шакирова .

Киләчәктә дә юбилярга хәерле имин еллар, бәрәкәтле гомерләр, куанычлы көннәр, сәламәтлек насыйп булсын!

Ясминә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев