Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Актүбә кызына 90 яшь тулды

Смәел авылының хөрмәтле ак әбисе Нурзидә апа Әхмәдулла кызы бүген 90 яшьлек юбилеен каршы ала.

Нурзидә Хаҗиева Ор авылында икенче бала булып дөньяга килә. Балачагы Малмыж районының Нократ елгасы буендагы Актүбә авылында уза. Сугыш башлангач, инде олы яшьтә булса да, әтиләрен сугышка алалар.

“Балаларны өйле дә итә алмадым”-, дип язган үкенечле хатлары гына килә. Ул Мәскәү өчен барган сугышларда үлеп кала. 1942 елда фронтттан “Батырларча һаләк булды”, –дигән язуы килә.

Нурзидә апа Актүбәдә дүрт класс белем ала. Анда башлангыч сыйныфлар гына була. Малмыжга чабата, чыпта сатарга йөриләр. Суга юкә салалар, шуннан чабата үрәләр, чыпта сугалар. Мунчаладан чыпта, лента сугып сатып көн күрәләр. Колхозның барлык авыр эше, бераз үсә төшкәч, яшь-җилкенчәкләргә кала. Үгез җигеп җир сукалаумы, урак уру, печән хәзерләү.

Аулак өйләләрдә кичләрен чигү чигеп, бирнә әзерлиләр. Шуңа күрә авыр сугыш елларында, сугыштан соңгы авыр чорларда Татарстан яклары ачтан тилмергәндә, алар ач булмаганнар. Урман аларны ашаткан да, киендергән дә.

Туган авыллары Орга Сабантуйларга килгәлиләр.Шунда аны туганнары Смәел егете Муллахмәткә кияүгә чыгарга димлиләр. Алар 1957 елның җәендә кавышып, 2007 елның 28 фераленә кадәр(50 ел булуга берничә генә ай кала) дус- тату, күпләргә үрнәк гомер кичерәләр. Муллахмәт абый Нурзидә апа белән биш кыз үстереп, аларны да гаиләле иттеләр. Һәр кызларына үз нигезләрен корырга булыштылар.

Сугыш чорында эшләгән өчен Нурзидә апага “Тыл ветераны” дигән таныклык тапшыралар. Эшләгән чорда ул бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Юбиляр бүгенге көндә биш кызы, 11 оныгы, 11 оныкчыгы кадер-хөрмәтендә гомер кичерә.


Солтан Фатихов.
Язманың тулы варианты белән Хезмәт газетасының алдагы саннарында таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар Смәел авылы