Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Алан авылында яшәүче Зәйтүнә Корбангали кызы Мотыйгуллинага бүген 90 яшь тулды (+фото)

1 апрельдә җор телле, күңелле кешеләр генә туа торгандыр ул, нәкъ менә Алан авылында гомер итүче Зәйтүнә әби кебек.

Бүген Зәйтүнә әби Корбангалиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Өй тулы балалары, оныклары! Мул табын корганнар! Бар да эчкерсез җанлы, киң күңелле әбекәй өчен. “Үзең әйбәт булсаң, бөтен кеше дә әйбәт!”, ди әбекәй, дүрт килен белән яшәвен һәм бер-берсен аңлап гомер итүләрен искә алып. “Ирләре ак дисә, ак дип әйтсеннәр, кара дисә, кара дисеннәр, алайса тавыш чыга”, ди хәзерге яшь ханымнарга үгет-нәсыйхәт биреп.

Туган көнең белән әбекәй, рәхәт яшә, борчу күрмә, биш балаң да янәшәңдә булсын! Өеңә кадәр нурлы-гөлле -чәчәкле, песиеңә кадәр акыллы, күзләрен балкытып баскыч төбендә каршы ала торган бит синең!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев