Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Аланда яшәүче сугыш ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Алан авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы һәм III дәрәҗә сугышчан Дан ордены, күпсанлы медальләр иясе Гани Нәҗиповка 90 яшь тулды. Аны котларга күпсанлы җитәкчеләр, хәрби комиссар Васил Вәлиев килде.

Сугыш башланганда Гани абыйга 17 яшь кенә була. Иң элек ул Канаштан 13 чакрым ераклыкта урнашкан уку батальонында кече командирлар әзерләү курсларында укый.
6 ай укыгач, Курск районында үтүче «Цитадель» операциясендә катнаша. 50 көн бертуктаусыз көрәшү фашистларны чигенергә мәҗбүр итә, Совет гаскәрләре тарафыннан 30 дивизия, бихисап танклар юкка чыгарыла, фашист армиясе 500 меңнән артык кешесен югалта. Безнекеләр җиңүгә тагын да ышаныч белән рухланып яуга күтәрелә. Аннан Гани Нәҗипов хезмәт иткән часть Полтаваны азат итүдә катнаша. Атакага ура кычкырып күтәрелгәндә кулы һәм аркасы яралана, җирдән шуышып артка чигенгәндә дошман снаряды аягын өзә.

Гомере өзелмәгәч, исән-сау яу кырыннан кайтып, тормыш корып, балалар үстерергә, оныклар сөяргә насыйп була. Бер аяк белән дә сау-сәламәт кешеләр шикелле үк туган колхозының мактаулы хезмәткәре булып пенсиягә чыга. Инде тугыз дистәне тутырса да, йортның төп терәге, олысына-кечесенә киңәшче ул. Газета-журналын укый, телевизорын карый, радиосын тыңлый, кыскасы тормыш белән кайнап яши һәм мул, рәхәт тормышка шөкер итеп, якыннарына рәхмәтле булып улы Газинур, килене Фәрваз, оныклары белән төп йортны гөрләтеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250