Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Александра Алексеевна Ефремова 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды

Ихтирамлы тыл ветеранына киләчәктә дә хәерле сәламәтлек, иминлек насыйп булсын!

1941-1945 елларда үзләре дә бала, яшүсмер генә булган булсалар да, бүгенге көндә инде гасырлык гомер юлларына юл алган өлкәннәр, ул еллар авырлыгын, өлешләренә төшкән нужа ачысын ачык хәтерлиләр. Чөнки ул авырлыклар аларның йөрәкләренә гомерлек эз салган, чыныктырган, көчле иткән.

90 яшьлек юбилеен билгеләп узучы райондашыбыз — Гондыр авылында гомер кичерүче тыл ветераны Александра Алексеевна Ефремова да шул көчле холыклы, нык ихтыярлы хөрмәтлеләребез рәтендә.

Ихтирамлы райондашыбыз Россия Президентының котлау открыткасына ия булды, илебезгә җиңү таңын якынайтуда көнне-төнгә ялгап авыр хезмәттә бил бөккән Александра түтигә район башлыгы Рамил Нотфулинның Рәхмәт Хаты, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Александра Алексеевна Ефремова район мех эшләнмәләр ясау фабрикасында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан. Хезмәт иткән елларын бик матур, җылы истәлекләр аша искә ала ул.

Ветеран бүгенге көндә терәкле, бертуганнары Оля Алексеевна һәм Александр Алексеевич, «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге аша билгеләнгән социаль хезмәткәр Фәния Зиатдинова булышлыгы белән үз көнен үзе җайлап хәерле гомер кичерә. Ихтирамлы тыл ветеранына киләчәктә дә хәерле сәламәтлек, иминлек насыйп булсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев