Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Алтынның да алтыны, бәллүрнең дә бәллүре (+фото)

Күз тимәсен, сөбханалла! Әлеге сүзне Шакировлар гаиләсенә килгәннәр гел-гел әйтте. Син дә әйтче, хөрмәтле укучым, фотосурәтләренә сокланып бакканда да, язмага күз йөрткәндә дә кат-кат әйтче...

9 декабрь – Геройлар көнендә район башлыгы Рамил Нотфуллинның мәгълүм шәхесләрнең якыннарына визиты графигына, Пыжмара авылында гомер кичерүче тыл ветераны Мөнәвәрә апа Шакированы да 90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшыру тантанасы да кергән иде. Әкияттәге тәгәри китте йомгагымдай эшкә дә, сүзгә дә тәгәрәп кенә өлгерүче-җавап бирүче әбекәйне бу көнне тәбрикләү, чыннан да, урынлы булды. Нәкъ тә менә икенче көнне үк яраткан тормыш юлдашы (яраткан дим, чөнки беләм, 1 сентябрь – Белем көнендә бабайга 90 яшь тулган көнне алар миңа мәхәббәт тарихларын, озак һәм тигез яшәүнең серләрен күпмедер ачып салганнар иде инде. З.Ш.) белән бергә тигез гомер итүләренә 66 ел булды. Алтыш алты ел!!! 66 ел!!! Алай язсаң да, болай язсаң да исең-акылың китәрлек. Үзе бер Геройлыкка тиң бит бу.

Иллесе алтын туй, алтмышы бриллиант, аннан соңгысы нинди туй микән диештеләр кунаклар. Беркем дә белмәде. Алтынның да алтыны диде шунда берсе. Тормыш дигән олы диңгезнең зилзиләле чакларындагы күркәм сабырлыкларны истә тотсаң, алтынның да алтыны, бәллүрнең дә бәллүре бу туй дияргә ныклы нигез бар. (Ә шулай да 65 – Тимер, 66 ел – Неон туй дип язылган интернетта).

А. Гатиятуллина фотосы.

– Районда үрнәк гаиләләр күп, ләкин менә сезнең кебек тигез булганнары бик сирәк, – диде район башлыгы, Мөнәвәрә әби белән Рәшит аганың күркәм тормышына ихластан соклануын белдереп. – Хатын-кыз ялгызлыкны җиңелрәк кичерә кебек, ә менә ир-атка ялгыз яшәүләре бик авыр. Олыгайган көннәрендә ялгыз калган өлкәннәрдән чыгып әйтүем. Менә шушылай тигезлектә, исән-сау яшәү ул гаять тә олы бәхет, зур байлык. Алга таба да тән сәламәтлеге, җан тынычлыгы телимен сезгә. Хезмәт елларыгызда колхозда авыр эшләр башкаргансыз, – районыбыз үсешенә керткән лаеклы хезмәтләрегез өчен аерым рәхмәтемне белдерәм. Бик булган, эшчән балалар тәрбияләп үстергәнсез. 95, 100 яшькә җитеп тә, шушылай зурлап котлаулар кабул итәргә насыйп булсын үзегезгә!

Рамил Рәшитовичның тәбрикләүләрен җирле җитәкчеләр дәвам итте, һәрбарчасы җылы, күркәм бүләкләр белән куандырдылар.

Әле кайчан гына Рәшит аганы зурлаган мизгелләр кичергән  гади авыл өе янә нурга, рәхмәтләргә, хөрмәтләүгә күмелде. Теләкләр бәйләменә мәхәббәт җимешләре – биш бөртек кызлары да кушылды.

Мөнәвәрә апа белән Рәшит абый бүгенге тормышларыннан бик канәгать.Җылы өй, ризык тулы табын. Янәшәдә – балалар. Ундүрт онык, инде оныкчыклар үсеп килә.  Барысына да бик кадерле булып яшәп яткан көннәре. Мөнәвәрә әбинең  һәр сүзе тормышның алтын кагыйдәсе булып яңгырый, ә Рәшит ага илебезнең, җәмгыятебезнең алтын тоткасы,  ил агасы, аксакалы. Дөньяның иң михнәтле елларын кичеп (әтиләренең гаепләре акланганчы, “халык дошманы” балалары да булып йөри алар), сугыш афәтләрен үз иңнәрендә күтәргән әбекәй белән бабакай туксан яшьләрендә дә җор күңеллелекләрен, зирәк зиһеннәрен җуймаган. Иң мөһиме, тигез калганнар, матур яшәгәннәр.

Газетаның әлеге номерын әзерләү дәверендә, шушы язмага хәзерлек буенча фикер алышканда, бер коллегабыз “бер-берсен саклап яшәгәннәр алар” дигән бик тә мәгънәле җөмлә әйтте. Менә хикмәт нидә! Чыннан да, Рәшит ага белән Мөнәвәрә әби бер-берсенең йөрәген бозмыйча, авыр сүзләр белән кыерсытмыйча, бер-берсен саклап, кайгыртып яши белгән. Их, сулар сипми сүндереп булмый торган хәзерге тиз кабынып китүчән яшь буынга да сеңдерәсе иде өлкәннәрдә булган мәнне, яхшы гадәтне. Рәшит ага белән Мөнәвәрә әбине тигезлектән Ходай аермасын, гомер канатларын каермасын. Җитмеш еллык  Рәхимле туйларын да район югарылыгында каршыларга язсын. Бәхетле картлык сезгә, мөхтәрәм өлкәннәр!


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар