Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Әничә булсын, дип гает саен башкаларны да коймак белән сыйларга тырышам»

Ә сез гает көнне коймак белән кемнәрне сыйлыйсыз?

- Коймак пешереп гает намазыннан кайтканнарын көтеп утырам әле. Сыер саварга иртәрәк. Дөнья матур, тормыш рәхәт. Шундый матур бәйрәм таңы атты. Илләр генә тынычлансын иде инде. Шушы рәхәт заманда ничек сугышып ятарга кирәк?!.. Коймакны төп йортка барып пешердем. Минем духовканың гриле юк. Туган өй ишеге йозаклы булса да, әти белән әни инде булмаса да, һаман ярдәмнәрен тоеп яшим. И сөенер иде инде әни минем дә аның шикелле коймак пешереп йөргәнемне күреп, әничә булсын дип гает саен башкаларны да сыйларга тырышам. Беренче булып безнең турыга сөт җыючылар килә, аларга да авыз иттерәм. Әни сөенеп ятсын дип әни кебек булырга тырышам..., - дип язган социаль челтәрдә үзенең шәхси битендә райондашыбыз Руфия Мифтахова. Ә сез гает көнне коймак белән кемнәрне сыйлыйсыз?

Чыганак: https://vk.com/id79472441?w=wall79472441_1246%2Fall

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев