Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Анисия Павловна: "Үгез белән сукаласаң, галош бирәбез, дип эшләттеләр"

"Ул елларның истә калганы - сукага ат урынына үгез җигү. Җирне буш калдырып булмый, сукаларга кирәк. Безгә сукага үгез җигәргә кушалар иде. Әгәр дә тиешле норманы үтәсәгез, галош бирәбез, дип эшләттеләр... "

Сизнер авылында яшәүче Анисия Павловна Ивановага 1 июнь көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Юсупов, җаваплылыгы чикләнгән “Смәел” җәмгыятенең баш икътисадчысы Розалия Фазылҗанова юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Анисия Павловна Иске Көшкәт авылы кызы булган. Шунда туып-үсеп, 7 класс белем алып калган, аннан соң дәһшәтле сугыш чоры башланган. Гаиләдә олы бала булганлыктан сеңлесен дә карашырга, өлкәннәр белән колхоз эшен башкарырга да вакыт тапкан ул...

"Ул елларның истә калганы - сукага ат урынына үгез җигү. Җирне буш калдырып булмый, сукаларга кирәк. Безгә сукага үгез җигәргә кушалар иде. Әгәр дә тиешле норманы үтәсәгез, галош бирәбез, дип эшләттеләр. Тузып беткән, тишек чабатамны салып ташлап, яңа голошлар кию теләге шул кадәр көчле булган, мин барлык авырлыкларга да түзәргә тырыштым. Миңа да галошлар кию бәхете насыйп булды. Колхозда ел әйләнәсе эш бетмәде. Атлар да карадым әле мин. Шуның өстенә урман кисәргә дә җибәрәләр иде. Колхозда бригадта төрле эштә эшләдем.

Әниебез - Агрофинья бик нык авырып урын өстенә калды. Озак еллар аны тәрбияләдем. Ләкин соңгы сулышын алган вакытта янында була алмадым, эштә калдым. Кайтып керсәм, әни үлгән. Бу зур кайгыны берничек тә онытып булмый. Бердәнбер сеңлем Наташа Можга якларына эшкә киткән иде. Ул шунда тормышка чыгып, яшәп калды. Бүгенге көндә дә исән-сау, 88нче яшен карша ала", дип хатирәләрен барлады юбиляр.

Анисия Иванова 1952 елда Сизнер авылына килен булып төшә. 7 ел да 7 ай армия хезмәтен үтәп кайткан солдат егет - Егор Афанасьевич белән кавышып, гаилә корып, 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Юбилярыбызның бүгенге көндә 8 оныгы,7 оныкчыгы бар. Ул ике улы Михаил белән Николай тәрбиясендә гомер итә. Шулай ук күрше йортта гына яшәүче кызы Люба да еш ярдәм итеп тора. Кызганыч, тормыш иптәше - Егорның гына гомере кыска була, ул 58 яшендә вафат була.

Анисия Павловна озак еллар “Смәел” җәмгыятендә фидакарь хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Юбилей белән тәбрикләргә килүчеләрне зур рәхмәтләр белән каршы алды. Җитәкчеләрнең өлкән кешене онытмауларына ихластан сөенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар