Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Анна Михайлова: “Ике динне дә тигез күрәм - Пасханы да билгеләп үтәм, Коръән ашы да уздырам” (+фото)

Яңгул авылында яшәүче Михайлова Анна Николаевнага 19 апрель көнне 90 яшь тулды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, Балтач үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

Кече Лызи авылында туып-үскән керәшен кызы Нюра авыр еллар булуына карамастан, мәктәптә белем алгач, Арчада медсестра һөнәренә ике еллык курслар үтеп кала. Аны 1946 елда Хәсәншәех авылына үз белгечлеге буенча эшкә билгеләнә. Ике елдан соң Яңгул авылына күчерәләр... 

Юбиляр ул еллар турында истәлекләре белән уртаклашты:
- 1948 елда Яңгулга килдем. Байлардан калган искерәк ике йорт. Эшләр өчен мөмкинлекләр юк. Шунда тәртип салып, медикаментлар, җиһазлар булдырып, медпункт ачылды. Ул вакытта больница юк иде әле. Эшкә тагын кешеләр алынды. Мин дежурная медсестра булдым, аннан соң больница булып формалашкач, амбулаториядә процедура ягына күчерделәр. 1983 елга кадәр шунда эшләп, лаеклы ялга чыктым. Инде менә Яңгул авылына килгәнемә дә 70 ел була быел. Узган гомер... 

Мин шушында Биктәш егете – Михайлов Павел белән гаилә кордым. Өйләнешкәч кешеләргә йортка кереп торырга да туры килде. Хуҗасы булмаган йортларда да яшәдек. Шулай итеп бер-бер артлы 3 балабыз – улларыбыз туды. Аннан соң үзебезнең йортны салып кердек. Тормыш шулай дәвам итте. Улларыбыз югары белем алды. Олысы – Борис хәрби заводта эшләде, Златоуст шәһәрендә яшәде. Лаеклы ялга чыккач гаиләсе белән Балтачка күчеп кайтты. Икенче улым – Валентин Казанда, өченчесе - Виталий Нормада яши. Өч киленем дә татар кызлары, бик тырыш, уңганнар. Һәрчак хәлләремне белешеп, килеп булышып торалар. Бүгенге көндә 5 оныгым, 5 оныкчыгым бар. Көндәлек эшләремне башкарырга социаль хезмәткәрем Дидария Закирова, сәламәтлегемне карап, тикшереп торучы шәфкать туташы Гөлназ Гарипова да ярдәмнәреннән ташламыйлар. Бик уңган, тырыш кызлар! Рәхмәт аларга!

Шушы тормышларга шөкер итеп, тәрбиядә яшәвемә сөенеп туя алмыйм. Күршеләрем дә һәрчак хәл-әхвәл белешеп торалар. Йорт-җирем төзек, матур, үзем кадер-хөрмәттә, Аллага шөкер! Тик менә картым – тормыш иптәшем Павел гына (1927 елгы иде) бу мул тормышларның рәхәтен күрә алмыйча, 68 яшендә арабыздан китте шул... 

Ходай безгә гомер бүләк иткән, шуңа аны олылап яшәргә кирәк. Ике динне дә тигез күрәм - Пасханы да билгеләп үтәбез, Коръән ашы да уздырабыз. Үзем керәшен булсам да, татар авылында яшәгәч, ел саен Коръән ашы да уздырмый калмыйбыз, уразасын да тотам, шулай ук Православие динендәге йолаларны да үтәп киләм, - дип сокландырды безне Анна түти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей