Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Анна түтәйне тәбрикләргә Рамил Нотфуллин үзе килде (фото)

Бүген Анна Романовна Михайловага 90 яшь тулды.

Күптән түгел "Хезмәт десанты" Биктәш авылында булып авылның көнкүреше, аның эш сөючән халкы, гыйбрәтле язмышлы өлкәннәре белән танышып эчтәлекле язмалар әзерләгән иде. Сайтыбызда һәм газетабызда язмалар дөнья күргәч, бик күп рәхмәт сүзләре килеп иреште. Десант вакытында без авылның өлкән кешеләренең берсе Анна Романовна Михайлова белән дә очрашкан идек.
Бүген исә Анна Романовна янына кабат кунакка бардык, 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котларга. Район башлыгы Рамил Нотфуллин да Анна түтәйне тәбрикләргә үзе килгән иде. Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм истәлек бүләге тапшырган чакта башкарган хезмәтләре өчен ихластан рәхмәт белдерде. "Татарстан" җәмгыяте җитәкчесе Айнур Нотфуллин да, җирлек башлыгы Рафил Сибәгатуллин да зур бүләкләр белән килгәннәр иде. Анна Михайлова бүгенге көндә Биктәштә яшәсә дә, Балтачта да еш кунак була. Күркәм юбилеен ул дәүләт салып биргән Балтач бистәсендәге йортында балалары, онык-оныкчыклары янында каршылады. Ихлас тәбрикләүләр, бүләкләргә рәхмәт белдереп, кунакларга тигез матур тормышлар теләп озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250