Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Антонида Семенова: "Бер җирем авыртмый да, сызланмыйм да"

Антонида Семенова Кургем авылында 90 яшьлекләр клубына кабул ителде.

 7 класс тәмамлагач, үгез-тана тәрбяләгән, плугарь булган, гомер буе колхозда хезмәт куйган ветеранның күңеле шат. "Бер җирем дә авыртмый да, сызланмыйм да," - дип безне шаккаттырды. 90 яшьлек юбилей белән аны район башлыгы Рамил Нотфуллин котлады, җитәкчеләр белән бергә бүләкләр тапшырылды, изге теләкләр җиткерелде. Алдагы юбилейларда очрашыйк, дигәнгә Антонида апа каршы килмәде, җайлап шул якларга атлыйбыз, дип шаяртып алды. Имин булыгыз, авыртмагыз! Бу теләкләргә 2 улы, киленнәре, 4 онык һәм 5 оныкчык кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев