Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Арборның акәбисе 95 яшен тутырды (+фото)

Арбор авылында гомер итүче Нәкыя Фәсхетдин кызы Таҗетдинова үзенең 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды.

Ишле гаиләдә үсеп, үзе дә 8 балага гомер бүләк иткән ана бүген онык һәм оныкчыкларга бик бай. Юбиляр якыннары янәшәсендә хәзерге көннән канәгать булып, һәркайсының тормышлары белән кызыксынып гомер итә.

Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов юбилярга Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, район башлыгы Рамил Нотфуллинның котлавын һәм бүләген тапшырды. Нәкыя апа Таҗетдинованы шулай ук җирле җитәкчеләр дә туган көне белән тәбрикләп, ихлас теләкләрен ирештерде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар