Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Ашарга булмас иде…»

Кичә Ярак Чурма авылында яшәүче Елизавета Тимофеевна Федоровага 90 яшь тулды.

“Ашарга булмас иде... “ Гел шул сүзне әйткән һәм шулчакта күзләре яшьләнгән Елизавета әбинең үткәннәре (газаплы шартларда урман кисүләрен дә сүз саен искә алды) йөрәкне әрнетсә, бүгенге тормышы соклану хисләре уята. Әнә бит, юбилеена оныкчыкларына кадәр кайткан. Нигә әле үткәннәрне уйлап елап утырырга, шау-гөр килеп сеңлесе килеп керде, икәүләшеп фотога төштеләр. Килене елмаеп кына йөри. Киленнең исеме бигрәк матур – Калангуль. Килен булып төшкәненә 33 ел икән инде, Апас районы кызы.

“Мин үзем 24 яшьтә кияүгә чыктым, – ди Лиза апа. – Еракка түгел, авыл егетенә. 27 ел инде аның үлгәненә. Әйбәт яшәдек, 5 бала үстердек – 3 малай, ике кыз”. Лиза апа сөйли, ә мин аның татарча шулай матур сөйләшүенә хәйраннар калып утырам. Кайда гына эшләсәм дә, татарлар белән идем, алар белән чиста аралаштым, дус яшәдек. Балалары да ялт итеп татарча сөйләшә.

“Безнең әниләр 6 бала булганнар, әни – икенчесе”, ди Гондырда яшәүче кызы Ксения.– Әтиләре колхозда эшләгән, 84 яшендә үлгән. Бар авырлык әниләре – әбиебез Пелагия һәм икенче бала булган әниебез җилкәсендә калган. “Ашарга булмас иде”, дип әрнүле искә алулары күбрәк шул әтисез чаклары инде...”

Озак та үтмәде, күршедә генә яшәүче төпчек кызы Ольга да кереп җитте, оныклар, оныкчыклар белән өй тулды. Ксения апа Василий һәм Слава исемле уллары белән бергә яши, Валентин дигәне Яшел Үзәндә, татар кызына өйләнде, дип елмая миңа әби. Ольгалары, әйткәнемчә, күршедә генә. Барлыгы 12 онык, 2 оныкчык, “тагын берсе туарга тора, майда”, дип шатлыктан көлешә туганнар.

Елизавета әбине барысы да ярата, балалары яныннан китми, киленнәре елмаюын кызганмый, оныклары янәшәсендә... 90 яшьтә булуына карамастан, тәмле ашлар пешерә, җырдагыча, өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул, диләр. Бәхетле бул, Лиза апа! Олыгайган көннәреңне бизәгән әлеге бәхетең озын гомерле булса иде. Күркәм гомер бәйрәме белән котларга районнан килгән вәкил – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина, Шубан авыл җирлеге башлыгы Раиф әфәнде һәм дә “ Алга” җәмгыятенең бүләген тапшырырга килгән Фәнил Ибениев тә юбилярга хөрмәт илә соклануларын белдерделәр, изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Ә Рәсәй Президентыннан килгән хатны Елизавета әби кулыннан да төшермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар