Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Асия Закирҗанова: "Эшләгәч ким-хур булмадык"

Салавыч авылында гомер итүче Асия Габдулла кызы Закирҗанова бүген 90 яшьлек гомерен бәйрәмен билгеләп үтте.

10 февраль көнне Салавыч авылында гомер итүче Асия Габдулла кызы Закирҗанова бүген 90 яшьлек гомерен бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны туган көне белән район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкче Алсу Гатиятуллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, "Татарстан" хуҗалыгы баш зоотехнигы Рафис Галимуллин котлап ихлас теләкләрен ирештерделәр, фидакарь, тырыш хезмәте өчен олы рәхмәт белдерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Асия апа Закирҗанова: “Без күргәннәр сөйләп тә, язып та бетерә түгел инде ул, без кичергәннәрне башка бер кемгә дә күрергә, кичерергә дә язмасын! Әтиебез юлда үлеп калган. Әниебезгә без алты бала калганбыз. Әни безне ничек тә саклап калырга, үстерергә тырышты, сыерны бетермәде. Әниебез фермада сыер сауды, без аның янына булышырга бара торган идек. Аңа аз гына булса да җиңелрәк булсын дип тырыштык. Кечкенәдән эшләп үстек, бик тырыш, эшкә таза нәсел идек, кешегә салынып тормадык без. Нәрсә кушсалар да – җиренә җиткереп эшләргә тырыштык. Шуңа да колхозда ким-хур итмәделәр.

Сугыш чорында урманын да кистек, печәнен дә чаптык, көтү дә көттек... Арчага станциягә менеп язын чана тартып, җәяүләп чәчүлек орлык ташырга да күп йөрдек. Ә бер баруыбызда иптәш кызым капчык төялгән чанасын тарта алмыйча хәлсезләнеп егылды. Каян көчебез булсын инде безнең, ач идек бит без... Мин аның ашлыкларын да үземнең чанама күчереп салып көч-хәл белән тартып кайтканым истә калган. Хәзер шуларны уйлыйм да, хәйраннар калып утырам. Бик авыр елларны үтеп, ачлыктан исән калып бүгенге тормышка җиткәнемә әле дә ышана алмыйм. Ничек ул авырлыкларга түзеп яши алдык икән дә, ничек егылып үлмәдек икән без, дим?!

1948 елда авылдашым, Бөек Ватан сугышы ветераны Гаделхан Закирҗан улына тормышка чыктым. 5 балабыз булды: 3 малай, 2 кыз үстердек. Тик ике улыбыз бүгенге көндә вафат инде. Илсур улым - 25 яшендә, Газинур улым 54 яшендә дөнья куйды. Бабаем Гаделхан да гүр иясе инде. Аның белән бергә 40 елга якын тигез, матур яшәдек. Бик тырыш, тәвәккәл, тормышны яратучы, акыллы ир иде ул. Артельдә эшләде, аннан соң ферма мөдире булды. Мин үзем колхозда бригадада төрле эшләр башкардым. Балаларыбыз да үзебез шикелле эшләп үстеләр, тәртипле булдылар. Аллага шөкер! Кызларыбыз Фәния белән Даниянең, улыбыз Зиннурның гаиләләре һәрчак ярдәмләшеп, хәлләремне белешеп торалар. 7 оныгым белән 11 оныкчыгым булу да – үзе бер шатлык! Хәзер кызым Фәния белән киявем Дамир тәрбиясендә, Бөек Ватан сугышының тол хатыны булган өчен хөкүмәтебез салып биргән яңа йортта яшәп ятам. Инде яшисе яшәлгән, тормышлар үткән дә кебек... Тик тормыштан сөенеп, канәгать булып китәсем килә!” дип тәмамлады үз тормышы юлы белән таныштырып юбилярыбыз.

Юбилярыбыз Асия апаның сүзләренә кушылып, насыйп булсын дип теләргә генә кала!

 

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар