Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Әти-әнигә күрсәтелгән хөрмәт кире үземә әйләнеп кайтты

Бүгенге көндә сәламәтлеге һәм камил акылына шөкерана кылып, якыннарына хәер-догада яшәүче Җәүһәрия апа һәркемгә тәмле сүзен кызганмый

– Киленемә, улыма рәхмәт, өрмәгән урынга утыртмыйлар, кадер-хөрмәттә яшәтәләр. Минем тарафтан әти-әнигә күрсәтелгән хөрмәт ничә еллардан соң кире үземә әйләнеп кайтты. Бүген мин бик бәхетле. Ирем Кавил белән үстергән улым да, ике кызым да бер дигән, килен-кияүләрне әйтәсе дә юк, әби, дип кенә торалар, шулай булгач мин тормыштан бик канәгать, дип каршы алды безне Иске Салавыч авылында гомер кичерүче Җәүһәрия апа. 90 яшь тулганын сизми дә калдым, гел эштә булдым. Ирем Кавил бик тырыш иде, нинди генә эшкә кушсалар да, барысын да үтәде. Мин дә карусыз булдым, улым, кызларым да безгә ошаганнар, инде алар лаеклы ялга чыктылар, ди озын, мактаулы тормыш юлын узган ветеран. Җәүһәрия Төхвәтулла кызы Фатыйхованы 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин да бу гаиләнең хезмәтенә югары бәя биреп Җәүһәрия апага Балтач район башлыгының, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләрен тапшырды, иңнәренә ак шәльяулык салды. Салавыч җирлеге, хуҗалык вәкилләре дә аны үзләренең бүләкләре белән шатландырдылар.

Җәүһәрия апа тормыш иптәше Кавил абый белән 60 елга якын тигез-тату гомер кичереп, өч балага гомер бирәләр. Уллары Фәргать озак еллар район «Сельхозхимия» берләшмәсендә шофер булып, меңнәрчә километр юл узган. Бүген ул әтисе нигезендә тормыш иптәше Илһамия белән әниләренә хөрмәт күрсәтәләр. – Бу өйне әти салды, күпме генә үзгәртим, яңаны салыйм, дисәм дә, әти ризалыгын бирмәде, – ди Фәргать. Өйләре дөрестән дә зур, килешле итеп салынган, уңайлыклар өстәлсә дә, һәр бүрәнәсе, һәр ниргәсе бу гаиләнең истәлекләрен саклый сыман. Әни безнең бик тынгысыз, колхозда эшләгәндә дә, эштән туктагач та бакча тулы сатарга кыяр үстерде, әле узган ел да бәрәңге чүпләде, чебиләргә, үрдәк-бибиләргә ашарга биреп, аларга күз-колак булды, дип кайнанасын мактарга кереште килене Илһамия. Менә шулай бер-берсен мактап яшиләр бу гаиләдә. Җәүһәрия апаның өч баласы да Иске Салавыч авылында яши. Ике кызы да «Татарстан» хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Кызы Дания 39 ел шушы хуҗалыкта сыер савучы булып, зур мактауларга лаек булган. Фираясы шулай ук күмәк хуҗалыкта хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Һәр икесенең абзарлары тулы терлек, каз-үрдәкләр үстерәләр, инде үзләренең оныклары бар. Бүгенге көндә Җәүһәрия апа 8 онык һәм 13 оныкчыкның яраткан әбиләре. Ул аларның һәрберсенә ягымлы сүзләр таба, күңелен күтәрә, җылы мөгаләмә белән шатландыра. Күзем күргәч, аягым йөргәч, ризыкның тәмен белгәч, мин бик бәхетле, ди ветеран Җәүһәрия апа. Күз тимәсен, Аллаһ Сезне сәламәтлектән аермасын, хәерле озын гомер телибез, дип, без дә үзебезнең теләкләребезне җиткердек. Амин, шулай булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әти-әни