Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

"Авылда җомга һәм гает намазлары өебездә укылды", ди Нормадан Гөлсирә Галиева (фото)

Иске Салавыч авылында туып-үсеп, Норма егетенә тормышка чыгып, бар гомерен шушы авылга багышлаган әбием - Гөлсирә Хөснетдин кызы Галиеваның бүген гомер бәйрәме - 90 яшьлек юбилее.

Әбием 8 балалы гаиләдә туган. Ул Хөснетдин бабам һәм Сәрвәр әбиемнең 6нчы баласы. Олыраклары үсә торган, таралыша барган, ә әбиемә сеңлесе Зөлхәбирә белән, энесе Камилне карашырга туры килгән. Балачак еллары колхозлашу чорына туры килгән, 7 класс белем алгач Сәет исемле укытучы абый "сеңлем, алга таба да укырга тырыш! Авыл җирендә эшләр өчен я зоотехник, я ветврач белеме ал син!" дип әйткән иде. Укырга да теләгем бар иде, хыялларымны сугыш җимерде шул... Әтиебезне сугышка алдылар. Кайткач укырсың дигән иде дә, кайтмады шул, яу кырында ятып калды. Хәбәре дә соң гына килде. Ике яктагы күршеләрнең дә әтиләре кайтты. 9 май көнен сөенә-сөенә бәйрәм иттеләр. Ә безне әниебез, кочагына җыеп алды да үкси-үкси елады. Чынлап торып ятим калганыбызны шунда аңладык. Бик авыр иде ул еллар. Әниебез ничек итсә-итте, сыерны бетермәде. Шуның аркасында без ач булмадык", дип искә ала торган иде әбием.
"Сугыш чорында колхоздагы бер эштән дә читтә калмадык без. Яз көннәрендә тишек чабаталар киеп, Сәрдегән елгасын кичеп, җәяүләп Шәмәрдәнгә орлык ташырга йөри идек. Аркага капчык салып кайтканда хәлсезләнеп егылган чаклар да булды. Җәйләрен колхоз атларын карадым, ат көтүе көттем. Ындырда эшләү, урак урулар, җир эшкәртүләр - санап бетергесез инде..." Бу еллардагы аның хезмәте "Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә.

1953 елда алар бабам Морат белән кавышалар. Бабамның МТСка эшкә кереп, тракторга утырган чагы була. Җир эшкәртү өчен аны Салавыч ягындагы басуларга җибәрәләр. Кырда эшләгәндә танышып калалар, бераз очрашкач гаилә коралар. Шулай итеп, әбием Нормага төп йортка килен булып төшә. Биредә хезмәт юлын фермада терлек караучы, аннан соң сыер савучы буларак дәвам итә. Әбиемнең тырыш хезмәте ул елларда югары бәяләнә. Аның фотосы озак еллар районның "Алдынгылар" тактасында эленеп тора.
Бу тырыш гаиләдә бер-бер артлы туган ике ул, өч кыз да хезмәт тәрбиясендә чыныгып үсәләр. Олы уллары Фоат гомере буе Тимирязев исемендәге хуҗалыкта эшләде, икенчесе - Фәргать абый "Балтач Селхозтехникасы"нда һәм Балтач торак-коммуналь хуҗалыгында хезмәт куйды, кызлары Гөлсинә Урал якларында Верхняя Тура шәһәрендә яшәп, Норма авылына күченеп кайттылар, төзелештә эшләде, икенче кызлары - әнием Фоадия Норма амбулаториясендә фельдшер булып эшләп лаеклы ялга чыкты, ә төпчек кызлары Фәлиянур бүгенге көндә Салавыч авылындагы "Айдат" икмәк пешерү пекарнясында пешекче.
Шунысы сөенечле - Аллага шөкер, биш балам да янымда дип куана, әбием. Бабам Морат белән алар 58 ел бергә парлы гомер иттеләр. Шат күҗелле, уен көлкеле бабам моннан 6 ел элек гүр иясе булды. Аны искә алмаган бер генә көнебез дә юктыр безнең. Ул атлар яратты, озак еллар ат асрады. Аны матур итеп бизәп авылның бар бала-чагасын атта утыртып йөрүләр дисеңме, елның елында Сабантуй алдыннан әрәпә җыюларда йөрүләр, Сабантуйга бизәлгән ат белән кереп Норма авылы данын яклаулар, җәй җитсә, гаиләбез белән атка төялешеп җиләккә, печәнгә, миллек ясарга барулармы... Болар күңелебездә якты хатирә булып гомеребез буена сакланып калыр. Әлдермештән Әлмәндәр картны хәтерләтүче шаян бабабыз турындагы истәлекләрне без оныклары хәзер инде балаларыбызга сөйлибез. Әби белән бабабызның үрнәк тормыш юлын дәлилләүче иң зур сыйфат, мөгаен Норма авылында яңа мәчет салынганчы 1991-1998 елларда төртке итеп салынган зур яңа өйләренең мәчет булып торуындадыр. Шушы еллар эчендә Норма авылының яше-карты һәр җомга һәм гает намазларына аларга җыелды. Гаетләрдә өйгә сыймаганнары ишек алдына салам җәеп, намаз укыды. Бу нигездән бер вакытта да кеше өзелмәде, ди әбием. Шуңа да аларның авылда абруйлары олы булды. Бала-чагасына кадәр Морат бабай, Гөлсирә Әби дип урамнан исеме белән эндәшеп сәлам бирәләр иде. Әбием күп итеп ике-өч оя каз тота. Соңга таба бәбкәләр күпләп сатып алып, авылда каз өмәсе үткәрү йоласын саклап калган бердән-бер акъәби дә иде әле дисәм һич арттыру булмас. Каз өмәсе булган көнне төп йортка җыелып каз йолкыйбыз, тезелешеп чишмәгә барып йолкыйбыз, ә кечкенә балалар Гөлсирә әбинең казлары күп булсын дип такмаклый-такмаклый кайрыйларны каз юып кайтучы апалар артыннан казлар йөргән сукмакларга сибеп бара иде. Ә икенче көнне әбием зурлап Каз ашы уздыра. Анда авылның бар бала-чагасы ашка чакырыла. Бу истәлекләр мөгаен матур әдәби китапларда гына сурәтләнә кебек. Ә мин бу вакыйгалар уртасында гөрләп үткән онык булуым белән бик бәхетле бала.
Үткән тормышлар җиңел булмаса да, матур итеп, ямен һәм тәмен табып, авырлыкларны бергә җиңеп яши белгәннәр алар. Нинди генә очракта да, туксан яшенә җитсә дә, әбием биш вакыт намазын калдырмыйча, уразаларын тотып, хәерле гомер итүе белән безнең һәркайсыбызга да үрнәк булып тора. 90 яшьлек гомер бәйрәмен зур сөенечләр белән каршы ала ул. 6 оныгы, 9 оныкчыкның шат авазларына күмелеп яши. Берәр ай элек кенә бер оныгы яңа йорт җиткезеп башка чыкты, икенче оныгы ике игезәк кыз бәби алып кайтып сөендерде, тагын бер оныкчыгы тәпи китте... Менә шул мизгелләр әбиемнең гомер агышына матур сырлар өсти дә инде.
Әбиемнең истәлекләрен бүлешеп, гомер сандыгын барлап, кунакларны да таныштырдык. Аны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге Алсу Гатиятуллина, өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин, Тимирязев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов ихлас теләкләрен ирештереп, бүләкләрен һәм РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырдылар.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250