Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Авылның акъәбисе

Норма авылында яшәүче Рәмзия Гарипова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны котларга балалары, оныклары төп нигезгә җыелды. Район җитәкчелеге дә онытмады. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Норма авыл җирлеге башлыгы Фәнил Кәлимуллин, Балтач почта бүлекчәсе җитәкчесе Гали Фәйзрахманов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Рәмзия апаның хезмәт кенәгәсендә бары бер генә язу, ул 41 ел почта бүлекчәсендә эшли.

- Хезмәтемне яратып башкардым. Шуңадырмы мине халык бик яратып көтеп ала иде, - ди Рәмзия апа.

Тормыш иптәше Исмәгыйль белән ике ул, ике кыз үстерәләр. Бүгенге көндә Исмәгыйль абый мәрхүм инде. Рәмзия апа кызыХалидә белән гомер итә. 9 онык, 6 оныкчыкның кадерле дәү әнисе булып, балалар хөрмәтендә гомер кичерә. Юбилярны туган көне белән тәбрикләргә кергән күршесе Рушания ханым да:

- Рәмзия апа авылыбызның бик тә хөрмәткә лаек кешесе. Ул безнең һәрберебез өчен акъәби. Төпле киңәшләре белән һәрчак ярдәм итә, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250