Авылның элгәре мэры (фото)
Җирлек башлыкларын хәзер авыл мэры дип йөртәләр бит, моны шаяру дип кабул итмик, ул чыннан да шулай, илбашлыгы югарылыгындагы эшләр алар белән бергәлектә башкарыла, җирлектәге һәр мәсьәлә алар карамагында, эш күрсәтә белсәләр, зур суммада грантлар да оту мөмкинлекләре дә бар, махсус машина, кабинет, мөһер...элгәре дә авыл җирлеге рәисләре бу кадәрле...
Әнә шуңа күрә дә туксанынчы еллардагы җирлек рәисе,(соңыннан район социаль яклау бүлеге мөдире булып эшләгән, аннан Түнтәр мәктәбен җитәкләгән ) Рәйсә Мөхәммәдиева юкка гына : "Ул чакларда авыл советы рәисенең коры печате бар иде, сөйли белсә теле бар иде", дип әйтми инде.
Рәйсә Галимҗановна авыл советына данлыклы рәис Рузилә Кашапова тәкъдиме буенча килә (Рузилә ханымнан соң рәис булып Хәлил Шәрәфиев эшләп ала), аңарчы мәктәптә балаларга татар теленнән белем бирә, пионервожатый булып эшли.
- Рузилә апа ардым-йөдәдем, ди иде. Эше катлаулы булды, авылның социаль йөзен кайгартырга, халкының тормышын гел күз уңында тотып яшәргә кирәк бит. Сәламәтлеге дә нык какшады.Ул секретарь хезмәтенә күчте, мине җитәкче итеп куйдылар. Мари ягындагы Бәрәңге районында профсоюз рәисе булып эшләвемне дә исәпкә алганнардыр... - дип хатирәләре белән уртаклашты Рәйсә ханым. - Шулкадәр дә ипле кеше, чын мәгънәсендә күркәм, мөхтәрәм шәхес иде ул Рузилә ханым . Югары Совет депутаты булса да, беркайчан да үзенең идеяләрен такмады. Рузилә апа, нишлим микән дип килер идем янына, мин үзем менә болай эшләр идем, ләкин син үзең кара, ничек эшләргә кирәклеген үзең хәл ит, дияр иде... Эшкә өйрәтүчем ул булды. Искә алуыбыз рухын шат кылсын.
Дүрт авылга рәислек итү дәверендә Рәйсә ханымга, советның кесәсе такыр булганлыктан, колхоз рәисләренең ишекләрен бик күп шакырга туры килә (Наил Гәрәевичтан соң бер-бер артлы ничә колхоз рәисе алышынды!) , һәрберсе белән дә уртак тел таба, аңлаша, фикерләшә җитәкче ханым, әгәр шулай булмаса, 10 елга якын авыл советын җитәкли алмаган булыр идем, ди ул. Халык белән дә мөнәсәбәтләре әйбәт саклана. Ничә еллар чистартылмаган зиратны төзекләндерергә алынуларын әле дә оныталмый. "Наил Гәрәевичка кереп кешеләр, транспорт сорадым, үтенечемне кире какмады, авыл халкы бик актив булды, аңладылар, килделәр, күмәк өмәдә катнаштылар. Бик рәхмәтле булып калдым мин шулчакта Түнтәр халкына", дип искә ала ул. Бу изге эшкә тотынмыйча хәлләре булмый, чөнки бик борынгы каберлекләрне күрергә дип ерак җирләрдән кадәр киләләр, авылның тарихы да читтәгеләрне үзенә җәлеп итә... Шуңа авылның йөзе турында гел кайгыртып яшәргә туры килә. Җәйләрен юл кырыйларын чаптырткан, төрле төзекләндерү эшләре башкарган, авыл уртасына һәйкәл куйган чакларны Рәйсә ханым борчуы-шатлыгы белән бергә бик яхшы хәтерли. Кайда гына хезмәт куйсам да, яхшы кешеләр белән эшләдем, дип әйтергә ярата ул. Бу очракта удмурт халкы яшәгән җирлектә - "Искра" колхозы рәисе, үзендә эшләүче бик күп хезмәткәргә өйләр салырга булышкан ( куанып сөйли әлбәттә, үзе җитәкләгән җирлектә бит!) Рашит Насыйбуллинны, нинди генә очракта да ярдәм итәргә әзер торган Түнтәр, Урта Көшкәт мәктәпләре директорлары Иван Ермаковны, Габделфәрт Газыймовны, халык мәнфәгатен еш "күтәреп кереп " тә кире бормаган район башлыгы Марат Зариповны (7 балалы Михайловлар гаиләсенә нәкъ менә шул елларда өй салып бирәләр), Түнтәр мәктәбен тугызьеллыкка калдырудан саклап калган хәзерге башлыгыбыз Рамил Нотфуллинны күз уңында тотып.
Рәйсә Галимҗановна 120 бала белән лаеклы ялга озатып калган мәктәптә хәзерге вакытта 90лап бала гына укый икән. Яшьләр авылдан китә, Рәйсә апалар тыкрыгында да гомер итүчеләрнең бөтенесе диярлек өлкәннәр, балалары Казанда. Рәйсә апаның үзенең өч баласы да башкалада, ике улы да өйләнгән, кызы да кияүдә. Җитәкче урыннарда эшләгән ханым бүген әби-дәү әни өммәтендә, тормыш юлдашы Рәсүл абый белән оныклар бага.
- Аллаһы Тәгалә миңа оныкларымны тәрбияләшергә насыйп итте, чөнки үземнең балаларымны, бик теләсәм дә, тәрбияләргә вакыт тапмадым . Гел эштә булдым. Мәктәптәге 8 март бәйрәменә дә иремнең апасы Гөлнур бара иде, - ди Рәйсә апа. - Минем әти белән Гайрифә әни (кайнатасы белән кайнанасын әйтүе) гаҗәеп кеше иделәр. Бишекне дә үзләренең йокы бүлмәләре янына элдерттеләр, бала еласа, төнлә тибрәтергә... Төш узуга әни, бар, өйдәге эш өчен орышмаслар, дәүләт эшеңә соңга калма, дип ашыктыра иде. Ике айлык чактан ук сабыйларыбызны алып калып, кичләрен безне концерт-театрга йөрттеләр. Рәхмәтемнең чиге юк аларга, инде икесе дә мәрхүм, урыннары җәннәттә булсын!
Рәйсә апа Казандагы улының оныгы белән бизәкле йортының болдырыннан кул болгап озатып калды. Ишегалдындагы "хан заманындагы» кое да саубуллашты сыман....Рәйсә апаның кайнатасының коесы ул, кадерләп саклап, чистартып тоталар. Шуннан су эчәләр, Казандагы балалар да шуннан ташый. Кем белә, бәлки шушы коеның сихәтле сулары киләчәктә авылны ташлап киткән Түнтәр балаларын кире үзенә тартып кайтарыр әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев