Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Авылымнан аерыла алмадым (+фото)

«Колхозда терлекчелектә эшләдем, үзем генә түгел, тормыш иптәшем белән бергә шунда булдык. Бер эштән дә качмадык, нәрсә куштылар, шуны башкардык, авылымнан аерылмадым».

Узган атнада Сәрдек авылында гомер кичерүче Зиннур Нәҗип улы Нәҗипов  90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Шушы җирлектә туган, үзенеӊ тормышын туган ягына, шушы җирлеккә багышлаган, бүген дә үзенеӊ аек акылы, фикерләве белән таӊ калдырган Нәҗип ага бүгенге тормышка рәхмәтле.

«Колхозда терлекчелектә эшләдем, үзем генә түгел, тормыш иптәшем белән бергә шунда булдык. Бер эштән дә качмадык, нәрсә куштылар, шуны башкардык, авылымнан аерылмадым», ди ул. Әйе, авыл тормышы авырлыгы аларны бервакытта да куркытмаган. Фермада гына түгел, күпләрне кызыктырып, гаилә тормышын да көйләп барганнар, гаиләдә 4 бала тәрбяләгәннәр. Балалар да кечкенәдән хезмәтне яратып, пөхтәлеккә өйрәнеп үскәннәр. Бу очракта, инде мәрхүмә булган Әминә апаныӊ тырышлыгын, булганлыгын искә алырга кирәк. Әминәне Иске Йөректән безнеӊ авылга кунакка килгән җиреннән күреп калдым да, менә шуннан аралашып, сөйләшеп, өйләнеп тә куйдым аӊа, ди ветеран. Әле бергә матур итеп  яшәргә дә, яшәргә иде, нишләтәсеӊ, дип көрсенеп тә алды ил карты. Хезмәт бу йортта һәрнәрсәнеӊ нигезе итеп куелган. Улы Газинур аныӊ эшен дәвам итә, киленнәре Рәйсә күмәк хуҗалык идарәсендә эшли. Әле безнеӊ белән аралашканда да, 90 яшьлек Нәҗип ага, бүген көтүгә чыгып булмады, инде, дип шаяртып алды. Менә шулай, һәрвакыт күӊелен күтәреп, бар нәрсәдән хәбәрдар булып, балаларыныӊ, 9 оныгыныӊ, якыннарыныӊ һәм авылдашларыныӊ җан җылысын тоеп яши юбиляр. Хәерле озын гомерләр Сезгә!

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар