Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Авылымның ак әбисе

Бүген бу гаилә авылда, мөгаен, районда да тагын бер яктан аерылып торадыр. Бер түбә астында дүрт буын бергә яшәүче сирәк гаиләләрнең берсе.

Авылыбызның иң өлкән кешеләренең берсе Гөлсирә апа Вәлиуллинага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Шушында туып-үскән, шушы авыл егете Насыйбуллага тормышка чыккан, бар гомерен шушында үткәргән ак әбиебез ул. Бала чагы яшьтәшләренеке кебек авыр сугыш елларына туры килгән, ачлыгын да, юклыгын да, авыр хезмәтен дә иңнәрендә татырга туры килгән Гөлсирә апага, яшьли толлык ачысын күтәрергә дә, биш баланы аякка бастырырга, инде аларның икесен югалту ачысын татырга да туры килә. Сәламәтлеген иртә югалтса да, күңел көрлеген югалтмыйча, берсеннән-берсе тырыш, һөнәрле балалар үстерә алды ул. Әле бит балаларының дүртесе шушы җирлектә яши, шушында хезмәт куя.

Бүген бу гаилә авылда, мөгаен, районда да тагын бер яктан аерылып торадыр. Бер түбә астында дүрт буын бергә яшәүче сирәк гаиләләрнең берсе Сәйфелганиевлар. Төпчекләре Динар төп йортны ташлап китмәде. Яңгул кызы Дания белән гаилә корып, бер кыз, бер ул үстерделәр. Даниянең бу йортка килен булып төшүенә озакламый 30 ел тула. Уллары Ранил дә авылдан, туган нигезеннән читкә китмәде. Биш ел элек Норма кызы Лилиягә өйләнеп, инде үзләре ике бала үстерә. Менә шундый зур бер гаилә булып яшәгән мәлләре.

Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, алар каралтысына якынлашуга, биредә тырыш, уңган хуҗалар яшәгәне күренеп тора. Тирә-якта данлыклы мичче, балта остасы булган Насыйбулла абыйның уллары да, үзе кебек, төзелеш эшенә хирыс булды шул. Башка чыкканнары да каралты-кураларын һәрчак төзек тоттылар, төп йорттагылар да, өстәп-төзеп, үзгәртеп кенә торалар. Авылдагы иң төзек, иң матур йорт-җирнең берсе аларныкы дисәм дә, ялган булмас. Динар инде утыз биш еллап “Татарстан” хуҗалыгында шофер булып эшли. Елның-елында иң күп эш башкарган шоферларның берсе. Дания – бригадир да булды, сөт тә җыйды, бүгенге көндә терлекчелектә. Бик яшьтән хезмәттә чыныгып үскән уллары Ранил да хуҗалыкта КамАЗ машинасында эшли, Лилияләре хисапчы. Күп итеп мал-туар асрап, тырыш хезмәт белән көн күрәләр. Әле бакчага гына йөрсәләр дә, кечкенә Инсаф белән Динә дә, әти-әниләре, әби-бабайлары үрнәгендә хезмәткә өйрәнеп үсәләр, бөтен эштә “ярдәм итәргә” генә торалар.

– Туганнарыбыз да бик ярдәмчел. Бигрәк тә Иске Салавычта яшәүче Вәсилә апабызга без бик рәхмәтле, – ди Дания.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар ак әби

2
X