Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Авыр хезмәт, беткән тазалык...

1 июль көнне районда республика күләмендә Гырон-быдтон бәйрәме узды, шул ук көнне районыбызның өч әбисенә РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды.

1 июль көнне аларга 95 яшь тулды
Кызу кояш нурларына бай көннәрдә Яңгулдан Хаҗирә Миһаҗетдинова, Чутайдан Әсхәпҗамал Сәләхиева, Кунырдан Бибигөл Әхмәдиева кунаклар кабул итте.

“Казакта туганыңны әйтмә”
Хаҗирә апа безнең якларда тумаган, Казахстан далаларында дөньяга килгән, Балтач районына күчеп кайтып, дөньяны таный башлаган балага гел “Казакта туганыңны әйтмә” дип өйрәткәннәр. Туу турындагы документ буенча кыенлыклар килеп чыкмасын дип шулай дигәннәрдер инде, ди үзе шул сүзнең гомер буе күңеленнән китмәвен искәртеп. Шеңшеңәр кызы Яңгул авылына кияүгә чыккан. Бик эшчән булган ул. Эштән курыкмаган, һәрберсен куанып башкарган. Шуңа да беренче никахтан 3 ай торуга аерылып кайткан ул, “ир дигәнем бик ялкау булды”, ди. Кияүгә чыкмаска да уйлаган булган, тик авыл халкы, кеше кулында ятма, дөнья рәхәте күрмәссең, дигәч, олыгаеп кына булса да тәвәкәлләгән. Бер уллары туган. Менә бүгенге көндә Ришат исемле шул бала ананың олы куанычы, терәге. Нурия исемле кызга өйләнеп, әнисенә игелекле, рәхимле килен бүләк иткән. Төп йорттагы оныгы Илсөяр дә быел 11 сыныфны тәмамлаган, яхшы балларга.”Укыйсы, шәфкать туташы буласы килә аның”, ди әби оныгына бәхет ачкычлары теләп. Әбинең үги кызы да бар, безнең районда яши, аның белән дә аралашып торабыз, әнигә хөрмәте зур, ди килен.

Хаҗирә әби сугыш чоры баласы. “ Сугыш чыкканда 17 яшемдә идем, –дип сөйли. – Гәүдәле идем. Шунлыктан гел авыр эшләргә куйдылар. Яшемне тикшермәделәр, буемны тикшерделәр. Урман кисүләрнең газабын мәңге онытмам. Хәзер тормыш алтын канатлы. Нәрсә кирәк, шул бар. Әти-әнинең сүзен тыңлап, матур итеп яши белергә генә кирәк”. Тазалыкны бер бирсә бирә Ходай, алса ала, ди ветеран үзенең аяклары белән җәфалануына ишарәләп. Менә өч ел тирәсе урын өстендә ята инде ул. Яшьли башкарган авыр хезмәт “җимешләре”, кырык ел колхоз атларын карау да бардыр бу чирләвендә. Аннан берчакны бабай җигүли атка китереп суга, ат дулап, ыргылып торып китә, арбадагы әби дилбегәне тотып калалмый, җиргә кадала, Хаҗирә әбинең аяклары сына. Хәзерге авыруын шуннан да күрә әби, савыгып бетелмәгән булгандыр, ди. “Хезмәт”не дә яратып, көтеп алып яратып укуын белдерде, күзлексез дә укыйм әле мин аны, шул “Хезмәт” аша бөтен район яңалыгын белеп ятам, ди.

Хаҗирә апа олуг юбилее көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаеваны да кабул итте. Мөхтәрәм кунаклар әбигә чәчәкләр тапшырды, җылы юрган белән сөендерде. Шулай ук әбине социаль яклау бүлегеннән Гөлнара Әхмәдиева белән “Яңа тормыш” җәмгыяте рәисе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов та бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар