Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Аякта булганда, ник сөенмәскә?! ди Кургем авылында яшәүче Фекла Халтурина

Кургем авылында яшәүче Фекла Халтуринага 90 яшь тулды.Юбилярга Путинның Котлау хатын район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина тапшырды.

- Элек авылда белемле кешеләр аз иде. Без балаларны гына түгел, укый-яза белмәгән өлкәннәрне дә грамоталылыкка өйрәттек, - дип сүз башлады 35 ел мөгаллимлек иткән юбиляр.
Гомумән, Халтуриннар гаиләләре белән укытучылар. Фекла Владимировнаның тормыш иптәше Григорй Семенович та укытучы булган. Балалары да әти-әниләренең хезмәт юлын дәвам иткән. Оныкларның да күбесе шушы һөнәрне сайлаган. Газиз кешеләренең гомер бәйрәменә дә барысы бердәм булып төп нигезгә җыелганнар.
Хөрмәтле укытучыны тәбрикләргә авлдашлары да килгән. Классташы Тихон Петров хәтта скрипкада көйләр дә сузды. Кунаклар түзмәде, җырлап җибәрде. Фекла Халтуринаны котларга шулай ук район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева да килгән иде.
Тәбрикләүләргә, бүләкләргә ихлас рәхмәт белдереп:
- Шөкер, бүген тормышларыбыз рәхәт. Муллыкта яшибез. Мин бик канәгать. Үз аякларың белән йөргәнгә, күзләрең күргәнгә ничек сөенмисең! - ди Фекла түти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250