Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бабайны балыкка төшермиләр, яки җитәкчеләр бүген ни өчен авыл өенә җыелды

Әтисезлек аны парта араларыннан аерып алып...

“Тиздән безгә 70 ел була, быел 66нчы елын бергә яшибез,” ­– ди Мөнәвәрә әби сүзебезне бүлә-бүлә.

Өйләнешкәнче 6 ел йөргәннәр, аннан Рәшитен армиягә озаткан, кайткач кавышканнар һәм шуннна бирле бергә. Күз тимәсен, сөбханалла! Әнә шундый күркәм гаилә белән таныштык бүген. Рәшит абыйга бүген, Белем көнендә,  90 яшь тә тулды әле. Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов белән социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хаты белән район җитәкчесе исеменнән җылы юрган тапшырдылар. Җирле җитәкчелек тә бар да биредә.  Рәшит абый озак еллар  колхозда эшләгән кеше икән. “Кама” хуҗалыгы җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов чын күңелдән котлады үзен (чын күңелдән дигәнне әллә ничә кабатлады, шәт, бабай, ышанып беткәндер), рәиснең изге теләкләре өлкәннәрнең күңеленә бигрәк тә хуш килде, бабай елап та алды. Җирлек рәисе дә бик мактады үзләрен, – Рәшит абый белән Мөнәвәрә апа кебек тигез, җәмгыятькә игелекле балалар үстергән гаиләләр җирлек өчен шатлык инде ул. Мәктәп директоры да килгән иде, аңа да бик куанды өлкәннәр. Бүләкләүләрдән соң, урталарына утыртып, “Хезмәт” журналисты белән әңгәмә дә корып алдылар. Бабай тормышындагы берәр эпизодка тукталса, елап җибәрә, “елак” ди дә,  әңгәмәне әби алып китә. Әби әйтмешли, еларсың да, Рәшит абый 6 яшендә әтисез кала.”1934 елның 24 сентябрендә үлде әтием”, дип төгәл датасын әйтеп шаккатырды 90 яшьлек Рәшит ага. “Ничек бу кадәрле төгәл беләсез?” дип сорарга җөрьәт иттем. Бактың исә, бабаларының үлемен балалары архивтан эзләткән икән, бабалары караңгы елларның явыз шаукымына эләккән кеше, үз көче белән көн күргән, әмма кулак дип кулга алынган гаепсезләр сафындагы гөнаһсыз бер бәндә.  Рәшит аганың шуңа да йөрәге бик әрни. Нахакка бит, нахакка, ди өзгәләнеп. Шул әтисезлек аны парта араларыннын аерып алып көтү көтәргә куа да инде. Гаиләдәге өченче балага дүрт сыйныф белем белән генә калырга туры килә. Югыйсә, ул бик яхшы укыган, шуңа күрә аны 7 сыйныф белемле дип чыгарганнар.(Дәвамы “Хезмәт” газетасының киләсе саннарында).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пыжмара авылы