Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бала өчен таулар күчерердәй әниләр (+ фото)

Мондый гаиләләр тормыштан зарланмый, алар иртәгәге көндә яшәр өчен мөмкинлек эзли, иртән күзләрен ача алганга шөкер итә

Газетабыз битләрендә «Чикле мөмкинлекләрне чиксез итеп» дигән яңа проект чыга башлады. Аның максаты – мөмкинлекләре чикле кешеләрнең һәм балаларның тормышта ирешкән уңышлары, очрашкан авырлыклары, аларны җиңеп чыгулары турында тасвирлау. Ни кызганыч, районыбызда тумыштан яки берәр күңелсез вакыйга корбаны булып инвалид калган кешеләр, шул исәптән балалар да аз түгел. Ә без алар хакында, аларның яшәү өчен көрәшкән һәрбер көннәре турында нәрсә беләбез соң?

Бер ай чамасы элек авыру балалар тәрбияләүче әниләр берләшеп, ватсапта аерым төркем булдырып, шунда барлык проблемаларын уртага салып сөйләшеп, борчыган мәсьәләләрендә ярдәм сорап район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдиновка мөрәҗәгать иттеләр. Ул очрашуда күтәрелгән мәсьәләр буенча озак та үтми «Хыял» яшьләр үзәгендә гомуми җыелыш үткәрелде.

Рәсми Балтач төркеме белде-рүенчә, очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, аның урынбасарлары Илшат Галимуллин һәм Илһам Гайнетдинов, финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Рафис Ильясов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин катнашкан. Очрашу вакытында әниләр үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткереп, киләчәктә сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен районда төрле түгәрәкләр булдыруны сораганнар. Әлеге мәсьәләне хәл итүне мәдәният үзәге үз өстенә алган.

Шулай ук әти-әниләр бассейнда аерым тренер булдырылса, яхшы булыр иде дигән теләкләрен дә җиткергәннәр. Бу сорауга район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Роза Нотфуллина: «Һәр баланың диагнозы төрле булу сәбәпле, бассейн бар балага да ярамый. Табиб рөхсәте белән хәл ителергә тиеш», дип җавап биргән.

Хастаханәдә чират булу һәм сәламәтлеге чикле бала белән чират көтүләре бик авыр булуы, әлеге проблеманы да чишәргә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән әниләр. Пандусларның аз булуы да уңайсызлык китерүен искәрткәннәр. Роза Нурмиевна җитәкчелек белән әлеге мәсьәләне тиз арада хәл ителәчәген вәгъдә иткән.

Район мәктәпләрендә балалар ни сәбәпле бушка ашамавын да сораганнар. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов якын арада әлеге мәсьәләнең хәл ителәчәген әйткән.

Дәүләт тарафыннан бирелә торган даруларны ала алмаулары турында да сүз булган. Әлеге проблема дөньякүләм сәясәткә бәйле, чишү юлларын эзлибез, шуның өстендә эш алып барабыз, дип җаваплаган баш табиб урынбасары.

Шушы очрашудан соң бертөркем әниләр «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән янәдән «Хыял»да очрашты. Әлеге очрашуга инде балалар да килгән иде. Аларны аерым белгечләр төрле түгәрәк эшчәнлекләре белән таныштырып, уеннар белән мавыктырган арада әниләр өчен дә күңелләренә рәхәтлек бирердәй очрашу-аралашу үткәрелде. Әйе, көнозын бала белән дүрт стена арасында торудан яки хастаханә юлы таптаудан башка күбесе бүтән җирләрне күрми дә шул инде. Авыру бала тәрбияләгән әти-әнинең күңелендә нинди хисләр булуын аңлау мөмкин түгел. Тормышта очраша торган кырыслыкларга да тора-бара алар үзләре дә кырыслык белән җавап кайтара башлый, ләкин монда да аларны гаепләп булмый. Үзәк белгечләре белән очрашу вакытында психолог Роза Галимова әниләр өчен төрледән-төрле уеннар тәкъдим итте. Шул мизгелдә генә булса да алар тормышта очрашкан сынаулары хакында онытып торганнардыр дип ышанасы килә.

Үзәк җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева әйтүенчә, бүгенге көндә районыбызда 155 инвалид бала бар, шуның 18е өченче дәрәҗәдәгеләр. Әни кешегә андый баланың киләчәген уйлау да авыр, дип белдерде Гөлнара Айдаровна. Бу сүзләр белән килешми мөмкин дә түгел, һәрбер әни баласында нинди диагноз булуга карамастан, аны яшәтергә тырыша, аякка бастырасына ышана. Алар да хыял белән яши, көннәрдән беркөнне хастаханә юлларыннан туктарбыз дип өметләнәләр. Ә инде мондый эш башлап җибәрүләренең төп максаты, әлбәттә, балаларының көндәлек тормышларына үзгәреш кертергә теләү, тормышта алар гына мондый сынау белән очрашмаганын күрсәтә алу, башка балалар белән аралаштыру, «Фикердәш»ләр кебек клуб булдырып, шунда бәйрәмнәр, төрле кичәләр үткәрү. «Наз» үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәсендә әниләр киләчәктә балалары өчен әвәләү күнекмәләре булган дәресләр, ашарга пешерү, төрле кул эшләренә өйрәтүче түгәрәкләр булмасмы дип кызыксындылар. Бассейнга рөхсәт кәгазьләре булган балаларның исемлеген тупладылар. Шулай ук шахмат, шашка спорт төрләрендә ярдәм итүче тренерлар булмасмы икән дигән тәкъдимнәрен җиткерделәр. Үзәк белгечләре аларның һәрбер тәкъдимен язып алып, һәрбер атнаның чәршәмбесендә социаль яклау бүлегендә очрашуны тәкъдим итте. Биредә балалар яшьләренә һәм диагнозларына карап төрле эшчәнлекләр белән шөгыльләнәчәк һәм шундый очрашуның беренчесе бу атнада булды да инде.

Изге Рамазан аенда без фитр сәдакаләре бирдек, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыштык. Бер мизгелгә генә туктап, янәшәгездә авыру бала тәрбияләүче гаиләләр юкмы икән, шул хакта уйланыгыз әле. Кайбер бала өчен бүләк тә, акча да мөһим түгел, алар аралашуга мохтаҗ. Махсус проектыбыз кысаларында без күп кенә гаиләләрдә булып, аларның күңел халәтләрен тоеп кайтабыз. Мондый гаиләләр тормыштан зарланмый, алар иртәгәге көндә яшәр өчен мөмкинлек эзли, иртән күзләрен ача алганга шөкер итә. Без дә аларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәнсәк иде. Урамда авыру бала күргәч аңа бармак төртеп күрсәтмичә, үзебезнең балаларга да аларның да гади кешеләр булуын, алардан көләргә ярамаганлыгын аңлатсак иде, аларның күңел халәте юка пыяла сыман бер саксыз караштан да ватылырга торганны онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев