Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бала хәсрәте телә йөрәкне

Сосна Пүчинкәсе авылында яшәүче Камилә Зиннәтулла кызы Шакирова үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Балачак хатирәләрен яңартып, Камилә апа Бөек Ватан сугышының әтисез һәм абыйсыз калдыруын исенә төшереп үтте. Әниләренә терәк булып калган ике кыз кечкенәдән хезмәт белән көн күреп үсәләр, әниләре үрнәгендә эш рәтенә бик тиз төшенәләр. Фермада сарыклар карап, эшендә алдынгы хезмәткәр буларак танылган Камилә апаны хәтта Мәскәүгә дә алып баралар. Аннан кайткач төрле җыелышларга йөрттеләр, дип искә ала юбиляр.

Арча районы Төрнәле авылында туып-үскән кыз Балтач районына ничек килеп төпләнде, дип кызыксынам.

– Мәскәүгә барып кайтканнан соң бер җыелышка алып киттеләр мине, ләкин нишләптер ул җыелышка түгел, ә шушы килен булып төшәсе йортның капка төбенә килеп туктады машина, – дип хәтер йомгагын сүтә башлады Камилә апа. Булачак ирем Фарук печән чапкан вакытта арттан гына күреп калган булган үземне, шуннан урлап кайтырга дигән нияткә килгән. Ярдәм итүчеләре дә табылган...

(Ахыры 7 биттә).

Ләкин әни генә бик авырдан кабул итте әлеге хәбәрне, «Кешенең я тавыгын, я казын урлыйлар, ә сез минем кызымны урладыгыз бит. Кире кайтарыгыз», дип бер атна чамасы ризалыгын бирмичә йөртте. Ул чакта булачак кайнанам мин чыгып качмасын дип бер адым да артымнан калмый иде. Инде ризалыгын биргәч, баргансың, торасың, дип кырт кисеп әйтте әни. Шулай итеп 1955 елдан Сосна Пүчинкәсе килене булдым мин. Фарук сыңар аяклы иде. Алай да бар эшне дә тигез эшләдек. Бик хезмәт сөючән, тырыш кеше иде ул. 1983 елга кадәр пар канатлы булып гомер иттек. Өч малай, дүрт кызыбыз булды, кызганыч, бер кызыбыз 30 яшендә ике баласын калдырып бакыйлыкка күчсә, март аенда төп йортта яшәүче улымны да югалттым. Бүгенге көндә киленем Раушания, оныкларым Рәнис белән Рәдис тәрбиясендә яшим. Балаңны югалтудан да авыр кайгы юк. Авыр, бик авыр...

Әниләренең олуг юбилее көнне туган йортларына барлык балалар да, кияү-киленнәр дә җыелган иде. Инде үзләре әби-бабай булсалар да, әниле тормышларына бик сөенеп яши алар.

Юбилярны гомер бәйрәме белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов Камилә апаны кечкенәдән белеп үсүен исенә төшереп үтте. Балаларыгыз, оныкларыгыз да үзегезгә ошаган, тырышлар, дип соклануын белдерде Илһам Фидаилевич. Тукай исемендәге җәмгыятьтән һәм Югары Субаш авыл җирлегеннән килгән вәкилләр дә Камилә апага изге теләкләрен ирештереп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев