Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Балачак… Булды микән ул минем?»

11 яшендә уракка төшә шул ул. Гаиләдә иң олы бала була.

Таузар авылында яшәүче, кичә 90 яшен тутырган Әминә әби Гыйззәтуллинадан бу сүзләрне ишетү җиңел булмады. Кеше гомеренең матур мизгелләреннән саналган  сабыйчагың хәтер китабыңнан  җуелсын әле?! Газапларын да хәтерли алмый, әйтерсең лә, иртә таңнан кояш баеганчыга кадәр арыган  юкка беләкләрен уа-уа урак урганда, шул юка беләкләре белән фермада  сарыкларга сулар ташып эчергәндә, хәлдән таеп бетеп, асларын кыра-кыра җыештырганда бу газаплы көннәремне исемә дә төшермә дип ялварган…

11 яшендә уракка төшә шул ул. Гаиләдә иң олы бала була. 10 яше тулганда сугыш башлана. Әтиләре сугышта хәбәрсез югала Берсеннән-берсе кечкенә 4 бала ятим кала. Әниләре басу-кырдан кайтып кералмый. Кечкенә нарасыен тугач та Әминәгә калдырып, басуга чыгып китәргә туры килә. Ә Әминә энесен имезергә басуга әнисе янына йөртә. Авыргач күрше авылга фельдшерга кадәр алып бара. Әнисенә фермада сарык карарга булышулар, бозаулар үстерешү… Укуын да тәмамлый алмый бит ул, тормышны чигелеп тартырга, гаиләне туендырырга кирәк дип тормышның якасына ныклап ябыша. Кая монда балачак… Балачак турында сүз дә була алмый шул. Шуңа да хәтер букчасында аңа урын юк. 90 яшькә җиткәч булды микән ул минем балачагым дип шаккатып утырырга гына кала…Чын мәгънәсендә,  сугыш урлаган балачак бу.

Тулы язма-«Хезмәт» газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сугыш урлаган балачак