Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Балаларга мин әти дә, әни дә булдым…»

Бүген районыбызныӊ Чапшар авылында бик матур гаиләдә гомер кичерүче Яруллина Мөнирә Әсхәдулла кызы үзенеӊ күркәм юбилеен билгеләп уза.

Балачагы һәм үсемр еллары авыр сугыш елларын туры килә аныӊ. Миӊа 7 класс белем алу бәхете тиде, хәзерге заманда техникум тәмамлаган кебектер инде ул. Шул 7нче класстан соӊ тормыш мине үзенеӊ арбасына төпкә җикте, дип сөйли ветеран.

Ничә еллар дәвамында урман кисү, утын әзерләү, мунчала салу өчен курыс төшерү (мунчала ясау өчен юкә агачыныӊ кайрысын төшеру) болар барысы да ветеранныӊ хәтерендә. Сугыштан яраланып, авыр контузия алган, әмма исән-сау кайткан  Чапшар авылы егет Хәйдәр белән матур тормыш коралар. Берсе – артыннан берсе дүрт  бала дөньяга килә, әмма төпчегек малайларына 8 ай булганда 1963 елныӊ октябрендә йорт ишеген  кара кайгы шакый: сугыш ветераны Хәйдәр ага бакыйлыкка китеп бара.

Шушы көннән мин балаларга әти дә, әни дә булдым, ди Мөнирә апа (күз тимәсен, бөтерчек кебек җитез юбилярга әби, диеп әйтергә тел әйләнми). Дүрт баланы тормышта нык итеп аякта басып торырлык тәрбияләү, аларны махсус һәм югары уку йортларында укыту, колхозда бригадирлык йөген тарту, төрле эшләрдә оештыручы булып башлап йөрү, алдынгы булу –  болар барысы да аныӊ гомер хезмәте. Ул чакларда күргән авырлыкларныӊ әҗере миӊа бүген  кайта, киленем һәм улым тәрбиясендә мин бик бәхетде, ди Мөнирә апа.

Бу турыда тулырак «Хезмәт» газетасы битләреннән укырсыз.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар