Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Балтач бистәсеннән Сания Шакирҗанова оҗмахта яшибез, дип сөенә.

Без - тыл ветераннарының балачагын сугыш урлады. Үз гомеребездә нинди генә авырлыклар, ачлыклар күрмәдек тә, ничек кенә җафа чикмәдек. Бүгенге тормышыбызны шул вакытлар белән чагыштырам да, Аллага шөкер, оҗмахта яшибез, дип сөенеп туя алмыйм. Хөкүмәтебезгә, җитәкчеләребезгә рәхмәт укыйм.

Картым - сугыш ветераны иде. Бүгенге көннең рәхәтлекләрен күрә алмыйча үлеп китте. Урыны җәннәттә булсын! Миңа - сугыш ветераны хатынына хөкүмәт йорт салып бирде. Йорт төзүчеләргә, җитәкчеләре Шамил Җәләевка рәхмәт. Һәрвакыт үзе карап, йортны җиренә җиткереп төзетте. Шушында инде өченче елын рәхәтләнеп гомер итәм.
Сәламәтлегебезне өебезгә килеп тикшереп торалар. Шәфкать туташы Фәйрүзә Хәмитова кирәкле даруларны биреп китә.
Мәчетләребез дә гөрләп эшләп тора, Аллага шөкер. Кем генә керсә дә, мәчет ишекләре һәркемгә ачык. Безне намазга өйрәткән Басыйр хәзрәткә Аллаһының рәхмәте булсын.
Әле күптән түгел Балтач мәктәбендә безгә медаль тапшырдылар. Өстәлләрдә сый-нигъмәт тулып торды, һәрберебезгә аерым игътибар күрсәтеп, кунак иттеләр. Безне шулай зурлаган өчен җитәкчеләребезгә сәламәтлек, зирәклек, камил акыл, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп, Балтач бистәсеннән Сания әбиегез Шакирҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250