Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Балтач үзәк хастаханәсендә сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куйган тыл ветераннарын зурладылар.

Балтач үзәк хастаханәсендә сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куйган тыл ветераннары белән түгәрәк мул өстәлләр артында бик күңелле очрашу үткәрелде.

Әлеге чара ел саен Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы авыр елларда район халкына медицина ярдәме күрсәтүдә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннар өчен хастаханәнең администрация һәм профсоюз оешмасы тарафыннан үткәрелә.
Ә сәламәтлекләре какшау һәм олы яшьтә булулары сәбәпле урамга чыгып йори алмаган һәрбер ветеранның өенә барып бүләкләр тапшырылды. Бүгенге көндә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан 22 тыл ветераны исән - сау. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан шушы өлкәдә бергә эшләгән ветераннарның бер-берсе белән очрашуына, аларга олы хөрмәт күрсәтүгә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүләт улы Давлиев зур игътибар бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250