Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Балтачның үз кешесе

Балтачта яшәүче кызы Рәмзидә әнисен Балтачка алып кайта.

Балтачта гомер итүче Рамлә Сөләймановага 90 яшь тулды. Гомере буе балаларга белем биргән юбилярны тәбрикләргә муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова килде.

Тумышы белән Мари Иленеке булган, Лаеш районының Имәнкискә авылында гомер иткән Рамлә әбине язмыш җилләре Балтачка ничек китергән?

Язмыш алдан языла, диләр. Рамләнең язмышы да искәрмә түгел. Сугыш авырлыкларын татып, аны үз җилкәсендә күтәрсә дә, укып белем алып, гомере буе үзе яраткан хезмәт башкарган, тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергән, бүген аларның кадер-хөрмәтендә гомер кичерүче Рамлә Сөләйманова тормышыннан бик риза. Әнә бит гомер бәйрәмен дә үзен хөрмәт иткәннәр белән каршылый – әбинең балалары, якыннары, күршеләре бүген аның янында. Исән-сау булып бу матур тормышларның рәхәтен күреп тагын озак еллар яшәргә язсын үзенә.

– Сугыш чорында кузгалак, черек бәрәңге, кырда калган ашлык бөртекләрен ашап исән калдык. Мин генә түгел, бөтен ил өстенә килгән кайгы-хәсрәт иде бу. Мәктәптән соң Бәрәңгедәге педучилищеда белем алып, укытучы булып эшли башладым, аннан соң мине РОНОга инспектор итеп билгеләделәр. Соңрак райком комсомолында икенче секретарь булып 4 ел эшләдем, – дип искә ала яшьлек елларын юбиляр.

Булачак тормыш иптәше Габделхәй белән дә эшләгән елларында танышалар. Тормышларын бераз яхшырту нияте белән Татарстанның Лаеш районы Имәнкискә авылына барып төпләнеп, гомерләрен укытучылык хезмәтенә багышлыйлар. Габделхәй абый вафат булгач, Балтачта яшәүче кызы Рәмзидә әнисен Балтачка алып кайта. Бу вакытта Рәмзидә апаның да ирен югалту ачысын кичергән чорлары, балаларның кечкенә чагы. “Ялгызыма бик кыен, кызыма балалар үстерешергә булышырмын” дип кайткан Рамлә апа инде хәзер Балтачның үз кешесе. Бүгенге көндә балалар инде үскән, үз тормышлары, әмма кадерле әниләре, сөекле дәү әниләрен бер генә минутка да исләреннән чыгармый алар. Кайта алмаганда көндәлек телефоннан хәл белешәләр, Рамлә апаның яхшылыгы, аларга күрсәткән игелеге өчен рәхмәтләр әйтәләр. Әнә бит, юбилей көнендә, ерак дип тормаганнар, оныгы гаиләсе белән Анападан кадәр кайтып җиткән.

– Балаларымның, оныкларымның матур тормышын күрә алу зур бәхет. Ходай хәерле гомерләр биреп, ил-көннәр тыныч булып яшәргә язсын әле. Бу тормышлар бик рәхәт бит! – ди юбиляр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр