Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Балтачта Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә ветераннарга күчтәнәч пакетлар өләшенде.

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә дәһшәтле елларның бөтен михнәтен үз җилкәләрендә күтәргән хөрмәтле сугыш ветераннарына район җитәкчелегенең Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә тутырылган күчтәнәч пакетлары, муниципаль район башлыгының котлау открыткалары тапшырылды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин, хәрби комиссар Васыйл Вәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, җирлек башлыклары Илдар Габдрахманов, Фәнил Кәлимуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары - Барый Хамбалов, Гыйлван Гыйлмуллин, Мансур Хәсбиуллин, Габделхәй Әхмадуллин, Габделәхәт Гыйлмуллин һәм Кариледә яшәүче Шәрип Таҗиевны якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрикләп, 9нчы май көнне Балтачта узачак Җиңү парадына чакыру билетлары тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250